Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ок­тябрь ае­на ха­лык сы­на­мыш­ла­ры (1-15нче октябрьгә кадәр)

Ок­тябрь­гә аяк ба­са­чак­быз. Әле­ге ай­ның сы­на­мыш­ла­ры­на ка­рап, әби-ба­ба­ла­ры­быз кыш­ның нин­ди бу­ла­сын да фа­раз­ла­ган­нар. Хөр­мәт­ле га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз, сез дә игъ­ти­бар итеп ка­ра­гыз әле, сы­на­мыш­лар рас ки­лер ми­кән.

1 ок­тябрь – әгәр бу көн­гә тор­на­лар җы­лы як­ка ки­теп бет­сә, Пок­рау көн­не (14 ок­тябрь) бе­рен­че су­ык­лар­ны кө­те­гез. Әгәр бү­ген җы­лы бул­са, 2 но­ябрь­гә ка­дәр көн­нәр су­ыт­мый.
2 ок­тябрь – бал корт­ла­рын кыш­ка әзер­ли баш­лый­лар.
3 ок­тябрь – бу көн­не җил көн­чы­гыш яки көн­ба­тыш­тан ис­сә – яң­гыр­га, көнь­як җи­ле – җы­лы­га, төнь­як­тан ис­кә­не – сал­кын­га иша­рә.
4 ок­тябрь – бү­ген көн нин­ди, ал­да­гы 4 ат­на да шун­дый бу­ла­чак.
5 ок­тябрь­дә ка­ен яф­рак­ла­ры ко­е­лып бет­мә­сә, кар соң ятар.
6 ок­тябрь­дән чын су­ык көз – ел­ның өчен­че фа­сы­лы баш­ла­на.
7 ок­тябрь­дән көн си­зе­лер­лек кыс­ка­ра, төн­нәр ка­раң­гы һәм озын.
8 ок­тябрь – әгәр бу көн­не бе­рен­че кар төш­сә, 21 но­ябрь­дә кар ятар.
9 ок­тябрь – әгәр бү­ген бе­рен­че кар төш­сә, ә чия ага­чын­да бер ге­нә яф­рак та кал­ма­ган икән, тиз­дән кыш җи­тәр.
10 ок­тябрь­дә көн­нәр ко­ры икән, кыш әле тиз ге­нә җит­мәс.
11 ок­тябрь­дә ку­ян­нар со­ры ту­нын алыш­тыр­мый икән, кыш әле ки­лер­гә ашык­мый. Ко­ры яф­рак­лар җир­гә ки­ре ягы бе­лән ята икән, ки­лә­се ел­га мул ел ки­лер.
12 ок­тябрь­дә күк­тә йол­дыз­лар күп бул­са, кыш ко­ры ки­лер.
13 ок­тябрьдә ка­ен һәм юкә Пок­рау­га ка­дәр “чи­ше­неп” бет­сә, ел уңай ки­лер. Әгәр бе­рән-сә­рән яф­рак­лар кал­са, кыш су­ык бу­лыр.
14 ок­тябрь – Пок­рау. Бу көн­не төш­кә ка­дәр көз, төш­тән соң – кыш. Пок­рау нин­ди, ел шун­дый.
15 ок­тябрь көнне көн яң­гыр­лы икән – кыш су­ык ки­лер. Җил көнь­як­тан ис­сә – кыш җы­лы бу­лыр. Явым-тө­шем бул­ма­са, күк йө­зе чис­та икән, тиз­дән су­ы­тыр.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынамышлар