Җырчы «Күңел» радиосында сорауларга җавап бирде.
Татар эстрадасының популяр җырчысы Руслан Кираметдинов гастрольләрдән бушаган арада матбугат чаралары белән аралашырга да вакыт таба.
Бүген ул «Күңел» радиосына турыдан-туры эфирга килеп, сорауларга җавап бирде.
Җырчы эфирда халыкка нинди җырлар ошаганын да әйтте.
– Тамашачылар моңлы, мәгънәле җырларны күбрәк ярата. Халыкка шырдый-бырдый, аннан-моннан башкарылган җырларга караганда, моңлы, уйландыра торган җырлар күбрәк ошый. Мин моны сәхнәдән җыр башкарганда күрәм, тамашачымның реакциясен тоям. Моңлы җырлар җырлаганнан соң алар җырчыны бөтенләй башкача алкышлыйлар, – диде ул.
Нет комментариев