Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Тукай районы Теләнче Тамак авылы бәйрәмендә: «Мондый чараларга чакырсалар, һичшиксез, киләм» - ФОТО, ВИДЕО

Үткән ялларда Тукай районы Теләнче Тамак авылында Яшьләр көне үтте. Искиткеч матур, җылы атмосферада уздырылды ул.

– Авыл яшьләрен шушы матур көн белән тәбрик итәм. Сез – авылыбызның гына түгел, илебезнең терәге. Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет теләп калам, – дип сөйләде үзенең чыгышында Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов. 

Тантаналы ачылыштан соң мәйдан уртасында төрле уеннар башланып китте. Халык башта бераз кыенсынып, оялыбрак торса, соңга таба бөтен уеннарда да актив булдылар. Биредә спорт ярышлары күптөрле булып, бик үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Аркан тартышу, әтәч артыннан чабу, бүләккә үрмәләп бару, өч кеше тезелеп чаңгыда йөрү, машина тарту кебек бәйгеләрне дә тамашачы бик яратып карады. Соңгысы исә аеруча да олы кызыксыну уятты. ОКА машинасын көчле ир-егетләр тартырга чыкты. Кемдер тиз барды, ә кемгәдер бу эш бик авыр бирелде. Иң батыр, иң көчле ир-егетләргә бүләкләр дә тапшырылды. 

Төп сәхнәдә  барча халыкны Чаллы егете, җырчы Артур Салихов үзенең ялкынлы җыр-биюләре белән чакырып торды, ә мәйданның бер ягында төрле милли уеннарыбыз барды. Һәркем үзе теләгән ярышта көч сынашып, бүләкләр алды, кемнәрдер бәйгеләрдә катнашучыларга дәрт биреп, алар өчен җан атып утырды.

– Мондый бәйрәмнәр миңа бик ошый, үзем дә яшь бит әле мин (көлә). Кем мине белә, җырларымны таный – бик җылы кабул иттеләр. Әле җыр барышында: «Мине беләсезме?» дигән сорау бирдем, кемдер белә, ә кемдер беренче тапкыр күрә булып чыкты. Ярар, була торган хәл. Менә монда хәзер танышабыз, күрешәбез. Минем җырларым да халыкның күңеленә кереп калыр, дип ышанасым килә. Ә тагын чакырсалар, бер дә уйлап тормыйм, һичшиксез, киләм. Барысы да бик яхшы оештырылган. Бик канәгать мин, бик яраттым, – дип сөйләде безгә Артур Салихов.  

Бәйрәмдә балалар өчен дә күп төрле күңел ачулар булды. Әти-әниләрнең, әби-бабайларның кесәләре «түзсен» генә. Әле монда, әле тегендә таган атындылар, карусельләрдә, батутларда күңел ачтылар, бәләкәй машиналарга утырып йөреп, тәмле мамык, туңдырмалардан, поп-корннан авыз иттеләр балалар. 

Тирә-юньне яңгыратып милли җырлар яңгырады. Теләнче Тамак авыл җирлеге үзешчәннәре дә җыелганнарга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм ахырында исә искиткеч салют булды. 

Теләнче Тамак авылында яшьләр көнен менә шулай колачлап, һәркем сокланырлык итеп уздыру авылны данлау, хөрмәтләү булып тора. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге бәйрәм бик күпләрне очрашып-күрештереп кенә калмыйча, тагын бер елга җитәрлек көч-дәрт өстәгәндер дип тә ышанасы килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X