Җырчы Фәридә Тимербаева: «Юбилей концертларымны оештыра алмадым»
Башкортостаннан талантлы җырчы Фәридә Тимербаева Чаллыга килгәч, «Күңел» радиосы белән 15 ел күрешмәгән булуы турында сөйләде.
– Бүген яңа җырлар иҗат итү өстендә эшлибез. Репертуарымдагы бөтен җырлар диярлек тормыш иптәшемнеке. Әле шуны санап утырдым, «Күңел» белән 15 ел күрешмәгәнбез икән. Татарстанда еш булабыз, әмма радио белән элемтәбез өзелеп торган. Дөрес, безне хәзер күп җиргә чакыралар. Чакырган җиргә булдыра алганча барырга тырышабыз. Быел юбилей концертларымны оештырырмын дигән идем, сәхнәдә иҗат итүебезгә дә 45 ел вакыт узган! Мобилизация игълан ителде... Күңел төште диимме?! Тагын калды менә! Аллаһы боерса насыйп булыр әле. Чаллы тамашачысына яңартылган, иң яраткан җырларымны – «Туганым» һәм «Кунак»ны алып килдем. Шулай ук яңача аранжировка ясаган «Җир җиләкләре» җырын башкарам, – дип сөйләде Фәридә ханым Тимербаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев