Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Адвокат киңәше

Машинамны теркәмиләр

Укучыбыз соравына "ЗАКОНЪ" Адвокатлар Коллегиясе адвокаты Самиков Илшат Ришат улы җавап бирә. Сорау. 2012 елда гарантия нигезендә завод-җитештерүче тарафыннан машинамның брак рамы алыштырылды. Мин хәзер әлеге Газельне сатарга телим. Әмма ЮХИДИ аны яңа милекчегә теркәүдән баш тарта. Инспекторлар аңлатуынча, яңа закон нигезендә, транспорт чарасында номерлы деталь алыштырыла икән, аны теркәү...

Укучыбыз соравына "ЗАКОНЪ" Адвокатлар Коллегиясе адвокаты Самиков Илшат Ришат улы җавап бирә.

Сорау. 2012 елда гарантия нигезендә завод-җитештерүче тарафыннан машинамның брак рамы алыштырылды. Мин хәзер әлеге Газельне сатарга телим. Әмма ЮХИДИ аны яңа милекчегә теркәүдән баш тарта. Инспекторлар аңлатуынча, яңа закон нигезендә, транспорт чарасында номерлы деталь алыштырыла икән, аны теркәү мөмкин түгел. Бу хактан да шулаймы?

Җавап. Әйе, хактан да, Эчке эшләр министрлыгының административ регламенты нигезендә, (07.08.2013 г., №605 боерыгы белән расланган) яшерен, ялган, үзгәртелгән яки юк ителгән идентификацион билгеләре (VIN) булган транспорт чарасы белән Дәүләтавтоинспекциясендә теркәү эшләре үткәрелми. Әгәр дә машина детале әлеге закон гамәлгә кергәнче, ягъни 2013 елның 7 августына кадәр алыштырылган икән, бу очракта транспорт чарасы теркәлергә тиеш. Тик әлегә ЮХИДИ хезмәткәрләре бу боерыкны үзләренчә аңлый һәм аны үтәргә ашыкмый.

Хәзер сезгә иң элек Яр Чаллы ЮХИДИ идарәсе башлыгына, транспорт чарасы паспортына үзгәрешләр кертүне сорап, хат язарга кирәк. Гаризага кабат теркәү үткәрү өчен кирәкле документларны, машинаның номерлы детале завод-җитештерүче тарафыннан гарантия нигезендә алыштырылуын исбатлаучы белешмәне дә өстәп бирегез. Аннары ЮХИДИ органнарыннан кабат теркәү үткәрүдә баш тартулары турында рәсми хат алыгыз. Соңыннан ТР Арбитраж Судына, ЮХИДИ хезмәткәрләренең әлеге карарын кире карауны сорап, дәгъва гаризасы языгыз. Тәҗрибә күрсәткәнчә, суд бу очракта гражданнарның үтенечен канәгатьләндерә.

Мәхкәмә карарын алу белән, аны һәм теркәү өчен кирәкле документларны алып, янә ЮХИДИнең теркәү бүлегенә мөрәҗәгать итегез.

Ел башында без нәкъ шундый очрак буенча теркәү эшләрен үткәрттердек. Шуны онытмагыз: һәрвакыт үз хокукларыгызны белеп һәм яклап яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев