Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкыннарда

Гали Акышның 100 еллык юбилее

14 гыйнвар көне танылган журналист, җамәгать эшлеклесе, бөек йөз татар исемлегенә кергән шәхес Гали Акыш тууына 100 ел тула. Шәhәребездә аның исемен горур йөртүче танылган 84 нче лицей-интернат эшләп килә. Күптән түгел лицейда Гали Акышның 100 яшьлек юбилеена багышланган укучылар өчен республикакүләм фәнни-гәмәли конференция булып узды. Якын киләчәктә бүтән чаралар,...

14 гыйнвар көне танылган журналист, җамәгать эшлеклесе, бөек йөз татар исемлегенә кергән шәхес Гали Акыш тууына 100 ел тула. Шәhәребездә аның исемен горур йөртүче танылган 84 нче лицей-интернат эшләп килә. Күптән түгел лицейда Гали Акышның 100 яшьлек юбилеена багышланган укучылар өчен республикакүләм фәнни-гәмәли конференция булып узды. Якын киләчәктә бүтән чаралар, мәсәлән, лицейда тарихчы-галим Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев белән очрашу көтелә.

Гали Акышның 100 еллык юбилеена багышлап

"Без телебезне, мәдәниятебезне саклап, кыямәт көненә кадәр ирекле

булып яшәрдәй шәхесләр үстерергә тиеш.

Алар милләт өчен хезмәт итсен, динне хөрмәтләсен, тарихны белсен, дөнья белән дус яшәсен" .

Гали Акыш

Гали Акыш - халкыбызның ил агасы,

Дәвам итеп аның юлын без барасы.

Ул гали дә, ул галим дә - олпат кеше,

Мәңге сүнмәс, мәңге үлмәс аның эше.

Көрәштәше Исхакыйның Гали Акыш!

"Азатлыгың" милләт өчен хезмәт итте.

Бердәмлектә, аңлылыкта милләт көче,

Шуны аңлап эш итәргә тиеш Кеше!

Горурлана исмең белән һәркайсыбыз.

Лицееңның мөгаллиме гүя корыч!

Исраф түгел белемебез һәм көчебез.

Милләтемә юл күрсәтү - изге бурыч!

Лицеистлар халкыбызга хезмәт итә.

Телебезне, динебезне хөрмәт итә.

Шәкертләр бит, Гали ага,

Синең өмет, синең дәвам!

"Милләтем" дип яши алар, синең кебек,

Җан аталар җаны белән чын татарлар.

Күңелләрдә син яшисең, Гали Акыш!

Шуңа күрә милләтең дә синең тырыш.

Яшь буынга, яшь көчләргә үрнәк шәхес,

Күңелләрдә мәңге сүнмәс синең балкыш!

Гали Акыш исемендәге 84 лицей интернатның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Р.С.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев