Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәбият

Кайберәүләрнең тере туган балаларын да күмәргә туры килде.

Ояттан коткаруын ялынып-ялварып, тәгәреп ятып елыйлар.

Зифа Кадыйрованың «Урланган яшьлек» китабы геройлары белән таныштыруны дәвам итәбез.

Мәрьям аңына килгәндә кечкенә генә караңгы өйдә ята иде. Уяну белән бөтен тәненең утта пешкән кебек януын тойды. Әллә уянганын сизеп, бер карчык аның авызына ачы су салды, шуны эчкәч, ул тагын йокыга китте. Җирдә күпме ятканын да, бу карчык каян килеп чыкканын да аңламады Мәрьям. Хәле сөйләшерлек түгел, авызы бөтенләй ябылмый кебек тоелды. Карчык, көн дә әйләндереп, аның аяк балтырларын, аркасындагы яраларын нәрсә беләндер сылады. Тәне ут булып янды. Ул әле шабыр тиргә батты, әле калтыранып, туңып ятты. Карчык үз алдына нидер сөйләнде, тик Мәрьям аның телен аңламады. Мәрьям торып йөри башлаганда инде җәй үтеп, табигать алтын көзгә кереп бара иде. Акрынлап йөри башлагач, Мәрьям урамга чыгып, тирә-якка күз салды. Ялан читендәге мунча кадәрле кечкенә генә бер тәрәзәле йорттан башка берни дә күренмәде. Өйдән чыккан тар сукмак бара-бара урман эченә кереп югала. Карчык янына әллә кайлардан хатын-кызлар килә. Ояттан коткаруын ялынып-ялварып, тәгәреп ятып елыйлар. Карчык аларга да әллә нинди  үлән сулары эчерә. Әллә нинди догалар укый. Сихерче, ахрысы,  дип уйлады Мәрьям. Килүчеләр кем булса да, аңа иде, ул кызыксынмады да, сораштырмады да. Тышка чыгып, селкенеп тора да кире урынына кереп егыла. Йомыш белән килгән хатыннар ашарга, эчәргә алып киләләр. Карчык Мәрьямне дә сыйлап караган иде. Әче суны бер тапкыр авыз итеп караганнан соң, аның бик каты башы авырта башлады. Бәлки шул аны эчкечелектән саклап калгандыр да. Мәрьямнең бөтен эше урманнан утын ташу булды. Карчык татарчаны да яхшы гына белә булып чыкты.

Урман бай. Карчык Мәрьямне кышкылыкка гөмбә җыеп киптерергә, куянга ау куярга өйрәтте. Ләкин аның кайдан килүе, кая китәргә кирәклеге турында сүз дә кузгатмады. Шулай тиеш кебек иде. Шактый вакыт үткәч кенә Мәрьям үткәннәрен исенә төшерә башлады, карчык аның уйларын сизгәндәй: «Сиңа кирегә юл ябык, анда кайтсаң, бик куркыныч хәлләр  көтә сине», - дип кисәтеп куйды. Авырлы хатыннарның корсагын төшерергә, кайберәүләрнең тере туган балаларын да күмәргә туры килде. Баштарак Мәрьям куркып еласа да, соңыннан бәгыре катты. Бу йөзең белән кая барасың, өйрән, тамагың ач булмас, диде карчык...

Дәвамы булачак.

Зөлфия Галим әзерләде.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият яңа китап Зифа Кадыйрова