Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

14 яшьлек Чаллы кызы Аня Соловьева - Геройлар китабында

Герой-балалар турында китап укыганыгыз бармы? Анда шәһәрдәшебез Аня Соловьева хакында да мәгълүмат бар. 30 әкияттән торган җыентык балаларның батыр һәм игелекле гамәлләренең чын тарихларына нигезләнеп язылган.

Аня – гап-гади мәктәп укучысы. Аңа – 14 яшь, ул 48нче мәктәпнең 8нче сыйныфында укый. 4,5 яшьтә әнисе аны «Дельфин» бассейнына йөзүгә бирә.

– Аняның игезәк сыңары да бар. Башта икесен дә нәфис гимнастикага бирергә уйлаган идем, ләкин йөртергә бик ерак булды. Йөзә белү беркайчан да комачауламас дип, икесен дә бассейнга бирдек, – ди әнисе Оксана. 

Башта кыз бала суда суларга, йөзәргә өйрәнсә, тора-бара ул синхрон йөзү төркеменә йөри башлый. 

– Биредә шөгыльләнүче кызлар артыннан гел кызыксынып күзәтә идем. Алар шундый матур, тигез хәрәкәтләр ясыйлар. Аннан соң тренер безне дә үз төркеменә алды. 10-11 яшьтә «Сильная арена» дигән бассейнга йөри башладык, – ди Аня. 
Әлеге бассейн 54нче комплекста урнашкан. Тренировкалары көн саен мәктәпкә кадәр дә, мәктәптән соң да булгач, әнисе кызларын бассейн янында урнашкан 48нче мәктәпкә укырга бирә. 

Синхрон йөзү белән Аня 13 яшькә кадәр шөгыльләнә. Бу вакыт эчендә алар Россиянең күп шәһәрләрендә чыгыш ясыйлар. Аның медальләрен, грамоталарын санап бетергесез. Кызганычка каршы, былтыр ул йөзүне ташлый. 

2020 елның яңа уку елы башланган вакыты. Аня, гадәттәгечә, синхрон йөзү буенча тренировкаларга килә. 

– Безгә үзебезгә билгеләнгән юл буенча йөзәргә куштылар. Мин ахырга кадәр бардым һәм бассейн төбендә бер малайның йөзтүбән ятуын күрдем. Башта игътибар итмәдем, ә инде икенче тапкыр йөзеп барганда, һаман шулай ятканы мине борчуга салды. Бу турыда тренерыма әйттем. Ул миңа бу малайны кичекмәстән судан алып чыгарга кушты. Ул урында бассейнның тирәнлеге ике метр иде. Чумдым да, аны күтәреп алдым. Су эчендә авыр түгел иде, ләкин баскычтан менә башлагач, миңа шактый авыр булды. Малайга тренер тиз генә ясалма сулыш ясый башлады, ул аңына килде. Ашыгыч ярдәм машинасын чакырттылар, безне тренировкалардан азат иттеләр, өйгә кайтып киттек, – ди Аня.

7 яшьлек малай бассейнда тренеры белән шөгыльләнгән, ул әле йөзә дә белмәгән, өйрәнгән чагы гына булган. Тик күпмедер вакытка суда күзәтүсез калган. Малай бассейнда 3 минут чамасы яткан булган. 

– Тагын 1-2 минутка соңлаган булсалар, бала исән калмас иде, – ди Оксана Соловьева. 
Әлеге бәхетсезлек очрагында тренер гаепле дип саный әни кеше. 

Бассейннан кайткач, Аня әнисенә бу хәл турында сөйләми. Ана бу хакта соңрак кына белә. 
Аня үзен герой дип санамый. 

– Минем урында һәр кеше шулай эшләр иде, – ди ул. – Малай хастаханәдән чыккач, без аның белән күрештек. Мин әтием белән, ул әнисе белән килде. Әнисе безгә бик рәхмәтле иде, ә малай – оялчан, күп сөйләшмәде. Ләкин ул миңа үз куллары белән ясаган рәсемен бүләк итте. Аны мин рамкага алып куйдым.

Аняның батырлыгы хакында шәһәрдәшләребезгә дә мәгълүм булды. Ул шәһәр мэры Наил Мәһдиев кулыннан грамота һәм спорт кибетенә 5 мең сумлык сертификат алды.  Башкалабыз Казанда да Аняның батырлыгын зурлап, аңа «Яшь герой» дигән медаль һәм таныклык тапшырдылар. 

Зөһрә Вәлитова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация