Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда 180 гаилә фатирлы булды

Бәхетле гаиләләрне котларга шәһәр хакиме Наил Мәһдиев килде

­Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты кар­шын­да­гы дә­ү­ләт то­рак фон­ды яр­дә­ме бе­лән шә­һә­ре­без­дә со­ци­аль ипо­те­ка прог­рам­ма­сы бу­ен­ча 63/23 йор­ты фай­да­ла­ну­га тап­шы­рыл­ды. Яңа фа­тир алу­чы шә­һәр­дәш­ләр­нең шат­лы­гын ур­так­ла­шыр­га шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев, Дә­ү­ләт то­рак фон­ды баш­кар­ма ди­рек­то­ры урын­ба­са­ры Бу­лат Гыйль­ма­нов һәм ТР яшь­ләр эш­лә­ре ми­нис­т­ры урын­ба­са­ры Ри­нат Са­дый­ков кил­гән иде.

“Фа­тир алу, ба­ла туу – һәр га­и­лә­дә шат­лык­лы һәм ис­тә­лек­ле ва­кый­га. Яңа ел ал­дын­нан без сез­нең әле­ге шат­лы­гы­гыз­ны ур­так­ла­ша­быз. Һәр га­и­лә­дә ты­ныч­лык, имин­лек ха­ким­лек ит­сен, са­бый­лар­ның шат аваз­ла­ры яң­гы­ра­сын иде. Тор­мы­шы­гыз­да ба­ры­сы да әй­бәт бул­сын”, дип шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев үзе­нең из­ге те­ләк­лә­рен җит­кер­де. Ул шу­лай ук тө­зү­че­ләр­гә хез­мәт­лә­ре өчен рәх­мәт әйт­те. Бы­ел шә­һәр­дә со­ци­аль ипо­те­ка прог­рам­ма­сы бу­ен­ча гы­на 593 фа­тир­ны фай­да­ла­ну­га тап­шы­рыр­га җы­е­на­лар.

21 де­кабрь­дә  тап­шы­рыл­ган биш подъ­езд­лы 10 кат­лы йорт­ны Мө­нир Гай­нул­лов җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге “Дом­кор Строй” ком­па­ни­я­се тө­зе­гән. То­рак объ­ект за­ман­ча тех­но­ло­ги­я­ләр кул­ла­ны­лып тө­зел­гән: мон­да җы­лы­лык сис­те­ма­сы вер­ти­каль рә­веш­тә, хи­сап­лау при­бор­ла­ры мәгъ­лү­мат­лар­ны да дис­тан­ци­он ысул бе­лән ала... Бар­лык фа­тир­лар­да тү­шәм­нәр тарт­ты­рыл­ган, сан­тех­ни­ка да тел-теш ти­де­рер­лек тү­гел, электр пли­тә­ләр, плас­тик тә­рә­зә­ләр, ме­талл ишек­ләр ку­ел­ган.

180 га­и­лә әле­ге ма­тур, як­ты фа­тир­лар­ның ху­җа­сы бул­ды. Алар ара­сын­да бюд­жет­та, ав­то­ги­гант­та эш­лә­ү­че­ләр бар. 2нче хас­та­ха­нә хи­рур­гы Ай­нур Шәм­сет­ди­нов га­и­лә­се дә бә­хет­ле­ләр рә­тен­дә. “Ал­лаһ­ка шө­кер, без дә үзе­без те­лә­гән фа­тир­га ия бул­дык. Без­гә мон­да ба­ры­сы да ошый”, ди­де ул.

Бу йорт­тан фа­тир алу­чы ал­ты га­и­лә “Яшь га­и­лә” прог­рам­ма­сы бу­ен­ча үз поч­ма­гын бул­дыр­ган. Дә­ү­ләт­га­ли­ев­ләр га­и­лә­се шун­дый­лар­дан. Яшь га­и­лә әгъ­за­ла­ры­ның шат­лы­гы йөз­лә­ре­нә чык­кан иде. Алар мо­ның өчен Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты­на, шә­һәр җи­тәк­че­лә­ре­нә, тө­зү­че­ләр­гә рәх­мәт әйт­те.

Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов ка­ра­ры бе­лән 2020 ел­ның ию­лен­нән яшь га­и­лә­ләр­не фа­тир­лы итү бу­ен­ча таш­ла­ма­лы со­ци­аль ипо­те­ка га­мәл­гә кер­де. Аның бу­ен­ча бюд­жет өл­кә­сен­дә эш­лә­ү­че­ләр дә, ком­мер­ция өл­кә­сен­дә­ге­ләр дә, шәх­си эш­мә­кәр­ләр дә, үз­мәш­гуль­ләр дә фа­тир­лы бу­ла ала. Яңа йорт­ның ишек ал­дын­да ял итү зо­на­сы, төр­ле яшь­тә­ге ба­ла­лар өчен уен һәм спорт мәй­дан­чык­ла­ры бар.

Бү­ген­ге көн­дә әле­ге йорт ишек ал­дын­да 220 урын­га исәп­лән­гән ба­ла­лар бак­ча­сы тө­зе­лә. Ә ки­лә­чәк­тә Вик­тор По­ля­ков ура­мын­нан трам­вай ли­ни­я­се җибәрү дә план­лаш­ты­ры­ла. Ул мик­ро­ра­йон­нан 10 ми­нут­лык ара.

Чыганак:  Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация