Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

47 комплекста эскәмияләр булырмы?

«Элекке балалар мәйданчыгы бик яхшы иде. Нигә аны алырга кирәк булды, аңламыйм». Бу сорау белән безгә 47 комплекста яшәүче Наил Галиев мөрәҗәгать итте.

Ул «Безнең ишегалды» республикасы программасы буенча төзекләндерелгән ишегалды белән канәгать түгел. Аның сүзләренчә, иске балалар мәйданчыгы яхшырак иде. 
- Шундый зур мәйданда бер генә таган, бер кеше атынганда башкалар күпме вакыт көтәргә тиеш. Элеккесендә берничә төрле таган бар иде, берьюлы 5-6 бала атына ала иде, - ди Наил Камилевич. 
Таганнарның аз булуы өстенә мәйданчыкның бөтен территориясендә ком булуы борчый аны.  «Нигә кирәк булды шулкадәр ком? Җилем белән капларга ярамыймени? - дип хафалана ул. – Ком бөтен аяк киеменә, аннан өйгә кереп тула. Балалар бит көненә йөз тапкыр кереп-чыгып йөри, урын-җиргә хәтле тулды ул». 
Рәзинә Исламова исә киресенчә, комның күп булуына сөенә.
- Өйгә тулса тулыр инде, юарбыз әле. Балаларның куркынычсызлыгы өчен, имгәнүләр булмасын өчен кирәк ул, - ди хатын-кыз. – Мин монда оныгым белән көн дә чыгам, яңа балалар мәйданчыгы бик ошый, тик эскәмияләр юк. Без өлкән кешеләр бит, сәгатьләр буе басып торырга авыр. Менә бу мәсьәләне хәл итсеннәр инде. Агач төбендә утырырга мәҗбүр булабыз. 
Утыра торган урыннарның юклыгыннан Азат Мәхмүтов та зарланды. Ул оныгы уйнаган вакытта спорт мәйданчыгының бер тренажерында утырып тора иде. 
Әлеге мәсьәлә белән без 47нче комплексның территориаль-иҗтимагый үзидарә башлыгы Ольга Малышевага мөрәҗәгать иттек.
– Балалар һәм спорт мәйданчыклары “Безнең ишегалды” республика программасы буенча быел урнаштырылды. Әлегә эшләр төгәлләнү алдында. Эскәмияләр белән чүп савытларын аннан соң куячаклар. Ә комга килгәндә, ул җилем җәюгә караганда күпкә арзанрак. Проект буенча мәйданчыкка ком җәю каралган, - диде ул. 

Зөһрә ВӘЛИТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация