Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Азира» сукбай этләр приютында бер айга азыкка гына 225 мең сум акча тоталар - ФОТОЛАР, ВИДЕО

Шәһәрдә сукбай этләр проблемасы кискен тора. Социаль челтәрләрдә дә шәһәрдәшләребез әледән-әле бу темага бәйле хәбәрләр калдыра. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллыда этләр өчен приют төзергә кирәклеге турында хәбәр иткән иде инде. Ләкин бу максатка шактый гына финанс чыгымнар таләп ителә.

– Икътисадый тотрыксыз шартларны исәпкә алып, бу изге ният тормышка ашмый калырга мөмкин, – дип фаразлый Чаллының «Азира» сукбай этләр приютының техник ярдәмчесе Илһам Шакиров. 

Этләргә гашыйк Илһам

Илһам ага этләрне кечкенәдән ярата. Ул тумышы белән Мамадыш районыннан. Мәктәпне тәмамлап, Чаллыга укырга килә һәм монда кала. 

– Озак еллар хатыным белән мопс, алабай, кавказ һәм немец овчаркаларын үрчеттек. Россиякүләм күргәзмәләрдә катнаштык. Шуннан кайтканда юлларда машиналар бәреп киткән яисә кешеләр ташлаган этләрне җәлләп алып кайта идек. Башта аларны бакчада тоттык. Саны утызга җиткәч, хатыным Фәүзия белән рәсми фонд оештырдык, – ди Илһам Шакиров.
10 мең квадрат метрлы приют шәһәрдән 6 км ераклыкта (Металлургическая урамы белән Минзәлә тракты кисешкән урында) урнашкан. Бүгенге көндә  анда 149 сукбай эт бар. «Тагын да күбрәк асрарга булыр иде, тик 150дән артса, безгә штат буенча ветеринар кирәк. Ә аңа хезмәт хакы түләргә акчабыз юк. Безгә шәһәр бюджетыннан бер тиен акча керми, дәүләт ярдәм күрсәтми», – ди әңгәмәдәшем. 

Грант акчасына крематорий

«Азира» приютында ит өчен зур суыткыч, карантин блогы, хәтта крематорий дә бар. Соңгысында үлгән хайваннарны яндыралар. Кайбер шәһәрдәшләр дә бирегә үзләренең үлгән эт яисә песиләрен алып киләләр, тик бу очракта хезмәт түләүле. 
Крематорий «Татнефть» компаниясе гранты акчасына төзелде. Мондый крематорийлар Татарстанда икәү. 
–Аны Ижаудан 315 меңгә алып кайттык. Крематорийда бер мең литрлы газгольдер тора. Уртача авырлыктагы үле этне яндыру өчен 4 сәгать вакыт китә. Моннан тыш без газны этләргә ризык әзерләү өчен дә кулланабыз. Иртәнге 8дән 11гә кадәр сигез конфорка эшли. Аннан соң үле этне яндырабыз, – ди Илһам Шакиров.

Планда газ кертү дә бар. Аның проекты гына 250 мең сум торганлыктан әлегә бу хыял гына булып кала. 
200 квадрат метрлы карантин блогы Татарстан Президенты гранты акчасына булдырылган. Аның бәясе – 1 миллион сум. «Аны утын белән җылытабыз. Бер КАМАЗ машинасы утын 25 мең сум тора, бер кышка ике машина утын кирәк, – ди Илһам. 

«Кешеләрне түгел, этләрне кызганам»

Приютта 18 һәм 36 квадрат метр зурлыктагы 22 вольер бар.  Кайберсендә алтышар эт тора, ә кайберсендә зур эт берүзе торырга мөмкин. Этләрнең күбесе бәйдә. Берничә дистә дүрт аяклы дусларыбыз приют ишегалдында йөри.
– Алар тешләмиләр, гомумән, этләр усал булып тумый. Аларны кешеләр боза. Мин, мәсәлән, кешеләрне жәлләмим, бигрәк тә сукбай кешеләрне, чөнки алар үз язмышларына үзләре хуҗа. Приют территориясендә яшәр өчен бер вагончик бар, ашарга да җитәрлек. Бер сукбайга: «Безгә ярдәмчеләр кирәк, кил, этләрне карашырга булышырсың», дидем. Тик ул ризалашмады, – ди Илһам Шакиров.

Бер айга ашату өчен 225 мең сум акча китә

Илһам ага үзе Биклән авылында тора, биш эте бар. Һәр көн иртәнге 8гә приютка килә. Кичке 5тә кайтып китә. Хатыны атнага ике тапкыр килеп, аңа булыша. 

– Этләрне көненә ике тапкыр ашатам: иртән коры азык бирәм, кичкә итле ботка пешерәм. Иртәнге ашка 30 кг коры азык китә, кичке ашка – 16 чиләк ботка. Бер айга азыкка гына 225 мең сум акча кирәк, – ди ир.

Моннан тыш утка, газга, юлларны чистартырга, арендага һәм башка кирәк-яракларга киткән акча санап бетергесез. 

– Аена 10 мең сум аренда түләргә кирәк. Ярый әле анысын шәһәрдәге бер оешма үз өстенә алды. Моның өчен мин аларга чиксез рәхмәтле,  – ди Илһам ага. – Хәзер юл мәсьәләсен хәл итү өчен 5 ел йөрим, чөнки язын-көзен бирегә кереп булмый. Этне алырга теләгән кешеләр дә ярты юлдан кире борылып китәләр.

Ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ этләрне генә алалар

Илһам Шакиров әйтүенчә, этләрне дәваларга күп акча тотыла.  

– Этләрен монда тапшырырга сорап, көненә 10-30 кеше шалтырата. Тик мин кире кагарга мәҗбүр, чөнки урын юк. Ашыгыч ярдәм кирәк булганнарны яисә машина бәрдергәннәрне генә алам. Аларны дәвалыйбыз, – ди ул.

«Азира» приютына «Айболит» ветеринар хастаханәсе стерильләштерү өчен 50 % ташлама ясый, калганнары тулы бәя белән дәвалыйлар.

– Беркөнне Белка исемле этне китерделәр, аның умыртка сөягенә атканнар,  ул үзенең арткы өлешен бөтенләй сизми, – ди Илһам Шакиров. – Аны Казанга операциягә үз машинам белән алып бардым. Белканы дәвалауга 120 мең сум акча китте. 
Эт исән калган, тик үзенең арткы өлешен бөтенләй сизми, ул шуышып кына йөри, урамга чыга алмый. Хәзер ул карантин блогында.

Ә җәй көне аны үзләре ясаган махсус арбада урамга алып чыгалар. 

Моннан тыш приютта ике сукыр эт бар. Мәдинә, Ириска, Пеппи, Леся...

Приюттагы һәр этнең үз язмышы, үз кушаматы. Илһам Шакиров аларның барысын да яттан белә: шоколад төстәгесе – Мәдинә, Пеппи, Леся, Ириска, Тиргуша, Колхозница һәм башкалар. 

Тугыз ел эчендә приют 3,5 мең сукбай этне үлемнән коткарган, аларның күбесенә хуҗа табылган. 
Приютта үлүче этләр саны күп түгел, узган елда ике эт үлгән. «Аларда яман шеш иде», – ди Илһам Шакиров. 
Нигездә, «Азира» битараф булмаган шәһәрдәшләребез һәм волонтерлар акчасына сукбай этләрне тота. Социаль челтәрләрдә аларның төркемнәре бар, анда акча җыю өчен исәп-хисап счеты ачылган. 

«Ничек яшәрбез?»

Илдә барган вәзгыять, социаль челтәрләргә чикләүләр кертелү аркасында әлеге приют кыенлыклар кичерә.
– Социаль челтәрләрдәге аккаунтлар булмагач, безгә ярдәм күрсәтүчеләр саны кими һәм этләрне хуҗалы итү дә кыенлаша. Шәхси аккаунтлардан башка без ничек тә яшәрбез, ә дүрт аяклы дусларыбыз өчен булган аккаунтлар бетү – безнең өчен зур бәла. Моннан тыш ярмага, азыкка, ветеринарлар хезмәте, даруларга, төзелеш материаллары һәм башка әйберләргә бәяләр нык артты. Алга таба хайваннарны нинди акчаларга ашатырбыз, дәваларбыз? Бу шартларда яңа приют төзеләчәгенә бер дә ышаныч юк, – ди Илһам Шакиров. 


 

Зөһрә Вәлитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация