Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллының 82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасы иң яхшысы

Татарстан Дәүләт Советында туган телдә белем бирүче иң яхшы 20 мәктәп һәм балалар бакчасын бүләкләделәр. Бәйгедә 93 мәктәп, 104 балалар бакчасы катнашкан.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин катнашты.
– Милли мәгарифне тагын да җанландыру, туган телләребездә белем һәм тәрбия бирүне югарылыкка күтәрү – уртак бурычыбыз. Хезмәткәрме, коллективмы – үз эшенә бәяне алырга тиеш. Республикабызда 1,5 меңнән артык мәгариф учреждениеләре арасында иң яхшы егерме оешма исемлегендә булу – үзе бер дәрәҗә, киләчәктә тагын да зуррак максатларга ирешергә сәбәп булсын, – диде Марат Әхмәтов. – Сез туплаган тәҗрибә туган телдә эшләүче барлык мәктәпләр һәм бакчалар коллективлары өчен үрнәк булып тора. Сез туган телебезне һәм милли мәдәниятыбызны саклау, балаларга тапшыру буенча зур эш башкарасыз. Безнең максат – тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешү.
Җиңүчеләр арасында Казан, Чаллы, Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылы, Балтач районының Карадуган авылы, Питрәч районының Шәле авылы, Биектау районының Яңаширмә авылы мәктәпләре, Мөслим, Актаныш районнарындагы бакчалар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X