Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәп укучыларына "алтын медаль" бирү тәртибе үзгәрде

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы "Укудагы уңышлары өчен" медален тапшыру өчен БДИ нәтиҗәләре балларының минималь санын билгеләде.

Россиядә мәктәп укучыларына алтын медаль биргәндә БДИ нәтиҗәләре исәпкә алынчак. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы "Укудагы уңышлары өчен" медален тапшыру тәртибен үзгәртте. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәзер кызыл аттестат алу өчен бөтен фәннәрдән дә йомгак билгеләре "бишле" булырга тиеш. Шулай ук ике мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханында кимендә 70 балл җыярга кирәк.

Соңгы уньеллыкта "алтын медаль" кыйммәте түбәнәйде. Шуңа күрә Мәграиф министрлыгы бу "гаҗәеп күренешне кабат кайтаруны" максат итеп куя, дип әйткән Россия Мәгариф министры Ольга Васильева.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф