Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мурал - шәһәрнең йөзе

"Түбәтәй" Чаллы кәгазе,"КАМАЗ " - бу сүзләрне ишеткәч Автошәһәр күз алдына килә. Бүгенге көндә мурал Чаллы йөзе

Соңгы вакытта Чаллыдагы торак йортларның фасадларында зур күләмле сурәтләр барлыкка килә башлады. Шунысында әйтергә кирәк, муралларны төшерү эшләре капремонт белән бергә алып барыла. Бу хакта  Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илья Зуев сөйләде. 
- Бәяне әйтә алмыйм, тик халык өчен бу мурал 0 сум 0 тиенгә төшәчәк. Халык аның өчен түләми. Рәсемнәр өчен муниципалитет түли, алар хәйриячелек буларак кертелә - диде Зуев. - Остаханәләрне сайлау капиталь ремонт программасы буенча эшләр башкаручы подрядчылар ихтиярында. Алар үзләре килешәләр һәм үзара хезмәттәшлек итәләр. Без бары тик фасад паспортын һәм рәсемнең тышкы кыяфәтен генә килештерәбез. Гомумән алганда,, теләсә кайсы йорт, әгәр милекчеләр җыелышын үткәрсә, үз хисабына рәсем ясарга мөмкин. Иң мөһиме-ул шәһәрнең архитектура идарәсе белән килешенергә тиеш.
Чаллыда муралларны төшерү тәҗрибәсе 2015 елдан бирле гамәлдә. Аны киләсе елда да дәвам итәчәкләр, шул исәптән, шәһәрдә тагын өч рәсем барлыкка киләчәк. Хәзер Башкарма комитет вариантлар карый. Моннан тыш, сурәтләр социаль һәм мәдәни объектларда, шулай ук медучреждениеләрдә дә барлыкка килергә мөмкин.
- Киләсе елларга планнар бар, аларны әлегә ача алмыйм. Без тәкъдим ителгән вариантларның иң яхшысын сайлыйбыз. Күп кенә идеяләрне үзебез бирәбез, безнең рәссамыбыз бар, алар белән без хезмәттәшлек итәбез. Без ясарга ниятләгән рәсемнәр капиталь ремонт программасы белән берләштерелгән булачак..
Мәсәлән, 11/26 йортындагы биюче Сөембикә рәсеме ТАССРның 100 еллыгына багышлап ясалган. Элегрәк масштаблы граффити шәһәрнең төрле өлешләрендә берничә йорт фасадларында барлыкка килгән, алар арасында сыерчык оясы һәм ГЭС фонында эшче сурәте, «КАМАЗ-мастер» спорт йөк машинасы, язучы һәм сәясәт эшлеклесе Шамил Усманов портреты һ.б. бар.
Мураллар шәһәрдәшләребездә дә уңай фикерләр тудыра. “Шәһәребезне символлаштырган мондый рәсемнәр барлыкка килүе бик сөендерә. Йортларны төрле төсләргә буяганчы, шундый рәсемнәр төшерү кулайрак бит. Бигрәк тә танылган шәхесләребез, Чаллы тарихы. Беренчедән бу матур, икенчедән яшь, үсеп килүче буын өчен файдалы. Кечкенәләр йорт стенасында сурәтләнгән портларны күреп, аларның кем булулары белән кызыксына”,- ди шәһәрдәшебез Сәрия Әхмәтова.
Зуев билгеләп үткәнчә, шәһәргә туры килә торган темалар, нәкъ менә аның тарихын, аерым язмышларын һәм вакыйгаларын чагылдырган рәсемнәр генә йорт диварларында урын ала. Шунысында әйтергә кирәк, Чаллы-милли җанлы шәһәр, шуңа күрә, милли рәсемнәр дә һичшиксез монда чагылыш табырга тиеш.

Эльвира Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X