Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Әни кергән саен Илһамга бер шикәр, бер кисәк ипи биреп чыгара иде" (Илһам Шакиров истәлегенә) - ВИДЕО

15 февраль милләтебезне бөтен дөньяга таныткан халкыбызның моңлы сандугачы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көне. Шул уңайдан шәһәрдәшебез, ТР композиторлар берлеге әгъзасы, Илһам аганың яшьлек дусты Рубис Зарипов аның турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Безгә радио тыңларга керә иде 

Илһам – Тукай районы (элеккеге Сарман районы) Яңа Бүләк авылында туып-үсте. 1952-54 елларда безнең авылда, Теләнче Тамак урта мәктәбендә 8-10 сыйныфларда укыды. Безнең күршедә туганнары Шәрәфелниса апада фатирда  торып яшәде. Авылда бездә генә радио булганлыктан, Илһам  безгә кереп Рәшит Ваһапов, Усман Әлмиев, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова кебек танылган җырчыларны, тын алырга да куркып, радио эченә керердәй булып,  яратып тыңлый иде. Аларның гаиләсе бик авыр яшәгәнен белә идек. Шуңа күрә әни кергән саен Илһамга  чәй ясап, бер шикәр, бер кисәк ипи бирә иде. Әнинең бу яхшылыкларын ул беркайчан да онытмады, яратып «әнием» дип йөртте. 

Илһам мәктәп сәхнәсендә, аннары Ворошилов районында үткәрелә торган бәйгеләрдә, смотрларда, район җитәкчеләре өчен генә үткәрелә торган коцертларда җырлавы белән барысын да шакаттырды. Шул чагында ук инде аның турында халык: «Бу бала җырчы булып тугандыр», – дип юрый иде.  Миңа аның белән авыл сәхнәләрендә дә бергә чыгыш ясарга туры килгәләде. Без икебез дә җырчы булу турында хыяллана идек. Тик язмыш икебезне ике якка җибәрде. Совет чорындагы мәҗбүрилек сәясәте мине  хәрби хезмәт белән бәйләде, ә Илһам Шакировка бар гомерен мәдәният, сәнгатькә хезмәт итәргә мөмкинлек бирде. Әмма без Илһам вафат булганчы аралашып, дус булып яшәдек. 

Хыянәтне кичерә алмады

Илһам Яңа Бүләк белән Теләнче Тамак арасын,  18 чакрым юлны җәяү йөри иде. Берсендә кергән идем, бу сызым дәресеннән өй эшен эшли. Шунда минем кулыма энә белән тишеп якорь рәсеме ясады. Очрашкан саен шаярып: «Якорең исәнме?», – дип  сорый иде. 

Ул тыйнак һәм оялчан булды. Кызлар белән йөрмәде, гел эшләде, җырларга өйрәнде. Музыка училищесы һәм Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлагач та, өйләнергә ашыкмады. Үзен тулысынча татар халкына хезмәткә багышлады. Аны хатын-кызлар белән күп йөргән дип сөйлиләр. Бу дөрес түгел. Бервакыт Илһам Финляндиядә  яшәүче татар кызы Рәхиләгә гашыйк булган иде. Әмма кыз аны көтмичә, башка кешегә кияүгә чыкты. Илһам шул хыянәтне кичерә алмады, башка хатын-кызларга  күз дә салмады. Бөтен талантын, тырышлыгын, мәхәббәтен татар моңына, татар җырына, милләткә багышлады. 

Мондый талантлар 100 елга бер генә туа

Ул һәрвакыт белемгә, камиллеккә омтылды. Үзлегеннән гарәп язуын өйрәнде. «Без рус телендә генә укып, бөтенләй надан булып үскәнбез. Тарихыбызның иң кызыклы чорлары гарәп телендә язылган бит. Сәнгатебезнең, борынгы җырларыбызның да асылларын гарәпчә язылган архивлардан табып, халыкка кайтарырга кирәк», – дия иде. Ул «Таң җыры», «Керфекләрең нигә кара?» кебек җырларга яңа сулыш өрде. Аның башкаруында «Иске кара урман» җыры да кайсы гына милләт вәкилен тетрәндермәде икән?! Мәскәүдәге гастрольләре вакытында танылган музыкант Мстислав Расторопович бу җырны тыңлагач: «Такие люди, как Ильгам Шакиров рождаются раз в 100 лет. Берегите его», – дигән. Немец язучысы Леон Небенцаль та аннан әлеге җырын башкаруын кат-кат үтенгән. Удмурт композиторлар берлеге рәисе Н.Корепанов-Камский да: «Ваш Ильгам – это Величина!» – дип әйткән. 

Җырлары тәрәзәләрдән яңгарып торды

Без Ижауда яшәгәндә, Илһам безгә керми китми иде. Әни пешергән тәмле ризыкларны ашап, самавырдан үзе чәй ясап эчәргә яратты ул. Килгән саен кызларыбызга шоколадлар алып килде. Гастрольләрдәге кызыклы мизгелләр турында сөйләде. «Урта Азия якларында кайбер тамашачылар биш көнгә дә билет алып куялар. Шул биш көндә дә иң алдагы рәттә шул ук кешеләр. Сиң җырлыйсың, аларның яшьле күзләрен карап күңел тула, җырлый алмаслык дәрәҗәгә җитәсең. Безнең халык җыр-моңын һәм җырчыларын шулай хөрмәт итә белә шул», – дия иде. 

Илһам Шакировның җырлары табаклы пластинкаларда бик күп тираж белән чыгып, тиз арада таралып бетә иде. Хәтта чит республикаларда да урамнар аша узганда татарлар яшәгән фатирлар тәрәзәсеннән аның җырлары яңгырап торды. Безгә ул аларны автографы белән бүләк итә иде. Аларның бер өлешен музейга, үзәк китапханәгә тапшырыдым, калганнарын исән вакытымда кадерләп саклыйм.

Илһам моңы, таланты белән бөек шәхес, халыкның яраткан җырчысы булса да, гади һәм тыйнак булды. Беркайчан да матди байлык артыннан кумады. Кайбер «зур» йолдызлар кебек үзенә бүләкләр, фатирлар, дәрәҗәле исемнәр сорап йөрмәде. Аңа мактаулы исемнәрне җитәкчеләр үзләре бирде. Ул гомеренең соңгы көненә кадәр туган авылын сагынып яшәде, мөкинлеге булган саен кайтты. 

Аллаһка шөкер, Теләнче Тамакта ул яшәгән урамга «Илһам Шакиров» исеме бирдердем, йортка үзем мемориаль такта элеп куйдым. Республикада аның исемендәге җыр фестивальләре, бәйгеләр узсын иде. Илһам Шакиров – татар җырчыларының даһие, үрнәге, бердәнбер, кабатланмас таланты. Безнең аны онытырга хакыбыз юк, аның исеме һәм хезмәтләре буыннардан-буыннарга тапшыру өчен без барысын да эшләргә тиеш. 

Зөлфия Галимова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация