Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ремонт эшләре 20нче августка тәмамланырга тиеш

“Урта гомумбелем бирү һәм коррекция мәктәпләрен капиталь ремонтлау” республика программасы кысаларында Чаллының дүрт белем бирү оешмасында 205,9 млн сумлык ремонт эшләре бара.

Болар: 68нче, 89нчы санлы башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы, 46нчы мәктәп һәм 86нчы санлы «Өмет» интернат-мәктәбе.
«Солнышко» реабилитация үзәгендә 1,6 млн сумлык ремонт ясалган.
Республика программасы кысаларында мәктәпләрнең азык-төлек блокларында 117,4 млн сумлык ремонт эшләре бара. Болар: 20, 21, 43, 46, 49, 50, 51, 52, 55, 84нче санлы мәктәпләр. Бүгенге көндә аларда инженерлык коммуникацияләрне алыштыралар, буяу эшләрен башкаралар, яңа җиһазлар куялар.
«Азык-төлек блокларының капиталь ремонтларына аеруча игътибар итегез, - диде шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев атналык киңәшмәдә. – Бөтенесе дә югары сыйфатлы һәм иң мөһиме 1нче сентябрьгә әзер булырга тиеш. Эленке-салынкы йөрер өчен вакыт аз, уку елы башланырга - ай ярым калды. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ремонт эшләре 20нче августка тәмамланырга тиеш». 
Зөһрә Вәлитова.

Фото: Челны-биз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация