Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Яңа ел бәйрәмнәрендә җитәкчеләргә шәһәрдә калырга киңәш итте

– Шәһәр һәм район башлыклары, оешма-предприятие, хокук саклау органнары җитәкчеләренә зур җаваплылык йөкләнә. Без тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эшкә чыгарга әзер булырга тиеш. Чөнки шәһәрдәшләребезнең куркынычсызлыгын тәэмин итү безнең өстә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсенең полиция башлыгы Михаил Чекмарев әйтүенчә, 31 декабрьдән 1 январь төнендә Азатлык мәйданында җәмәгать тәртибен саклауга 200гә якын полиция һәм Росгвардия хезмәткәре җәлеп ителә. 16 ЮХИДИ экипажы эшләячәк.
Моннан тыш, кинологлар һәм саперлар гражданнар күпләп җыела торган урыннарны тикшерәчәк.
Раштуа төнендә дә дини йолалар уздыру урыннарында җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү өчен 40 полиция хезмәткәре билгеләнә.
Моннан тыш, бәйрәм көннәрендә җәмәгать тәртибен саклауга шәхси сак хезмәте оешмалары хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр, «Форпост» яшьләр берләшмәсе әгъзалары да кушылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация