Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укытучыларга сәяхәт өчен махсус билет кертергә тәкъдим иттеләр

«Педагогик юл йөрү билеты» мәктәп укытучыларына бер мең сумга Россия курортларына билет сатып алу мөмкинлеген бирә.

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов «педагогик юл йөрү билеты» кертергә тәкъдим итте. Аны мәктәп укытучылары бер мең сумга сатып алып, Россиянең көньягындагы курортларга сәяхәт итә алачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Педагогик юл йөрү билеты» мәктәп укытучыларына бер мең сумга Россия курортларына билет сатып алу мөмкинлеген бирә. Калган чыгымнар дәүләт биргән субсидия рәвешендә булырга тиеш», - дип искәртте Чернышов.
Әлеге чара санкцияләр вакытында Россиянең туристлык тармагына да, укытучыларга да ярдәм булачак, диде парламентарий.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация