Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Модельле китапханәләр булдыру өчен Татарстанга 1 млн сум акча бирәчәкләр

Проектны гамәлгә ашыру өчен 38 төбәккә барысы 700 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

 «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанга модельле муниципаль китапханәләр булдыруга 1 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган карар хөкүмәт сайтында чыкты.

«Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру максатларында модельле муниципаль китапханәләр булдыруга бюджетара трансфертларны бүлүне расларга. Трансфертлар 2019 елда федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына бирелә», — диелә карарда.

Барлыгы 38 төбәккә 700 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Алар 110 китапханә төзүгә тотылачак: 30 үзәк район яки шәһәр китапханәсе һәм 80 муниципаль китапханә. Акча биналарны ремонтлауга, фондларны яңартуга, интернетка тоташкан заманча мәгълүмати үзәкләр булдыруга тотылачак. Моннан тыш, модельле китапханә мәйданчыкларында сәламәтлек мөмкинлеге чикле кеше өчен җиһазландырылган заманча киңлекләр булдырылачак.

«Мәдәният» милли проекты «2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы Президент указын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән. Аны гамәлгә ашыру 2019 елның 1 гыйнварында башланды.

Фото: архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/04/183923/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X