Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Иремә шул кызый оятсыз фотоларын җибәреп ята!

Эчемне бушату өчен һәм киңәш сорап язам. Без ирем белән өч ел бергә торабыз, миңа да иремә дә 23әр яшь. Кечкенә балабыз бар.

Бер ел элек ирем ике ят кыз белән язышкан, мин моны белдем, иремә әйттем. Ул, әлбәттә, акланырга тотынды. Имеш, берсенә дусты язарга кушкан. Андагы язышуларны белсәгез сез, нинди генә сүзләр һәм фотолар юк. Ул кыз үзе дә кияүдә, ләкин минем иремә шундый оятсыз фотоларын җибәреп ята, исең китәр. Ирем «мин сиңа хыянәт итмәдем», ди. «Ник языштың?» дип сорагач, «Болай гына, кызык өчен», дип җавап бирде, башка язышмыйм дип ант итте.

Бу хәлләрдән соң бер ел вакыт үтте. Ләкин минем башымнан алар бер минутка да чыкмый. Миңа бик авыр, бөтен ышанычым бетте, иремнең бер сүзенә дә ышана алмыйм. Гел мине алдый, тагын ят хатын-кызлар белән язышып ята кебек. 

Иремне яратам, ул балабыз өчен үлеп тора. Миңа нишләргә икән? Бәлки, психологка барырга кирәктер? Бу вакыйгаларны онытасым килә, ләкин булдыра алмыйм. Җитмәсә, беркөнне тагын утка май өстәгән кебек миннән сорап ята: «Мин бер генә кызга языйм әле, дустым аны тикшереп карарга кушты», - ди. 

Бу нинди хәл икән? Өйләнгән ир-ат, әти кеше бит ул, ә дусты, имеш, кызны тикшертеп карый. 

Мин ни уйларга да белмим. Киңәш бирегезче, зинһар!

Исемем редакция өчен генә. 

Фото: ВК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X