Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Әни, мин кайттым Хикәя

Улы белән бергә уйнап йөргән күрше малаеның елга ягыннан йөгереп килгәнен күреп, яшь хатынның күңеле ниндидер коточкыч хәл булганлыгын тойды. Үзе дә малайга каршы торып йөгерде. Тегесе хәле бетеп: ”Суга төшеп китте”, – дип әйтеп калды.

 Зифа ашыгып килеп җиткәндә су өстендә батмыйча калкып торган уенчык һәм үтә күренмәле елга төбендә кыймылдамыйча ятучы баласының гәүдәсен күрде. “Уйлар уйлап торырга вакыт юк, өлгерәлсәм генә ярар иде, соңга гына калмасам иде”, – дип үзен-үзе белештермичә, туп-туры суга кереп китте. Нәниен тизерәк кулына алып, ярдәм итәсе, үлемнән коткарып алып каласы килде ананың. Баласының җансыз гәүдәсен кулларына алып, ул ярга омтылды. Тынып калган 6 яшьлек сабыйны аска каратып, Зифа эчке тоемлавы белән бармакларын авызына тыгып, йотылган суларын тизерәк чыгарасы килде. Су фәлән күренмәде. Бәләкәчен ярга сузып салып, йөрәк тирәсенә, күкрәкләренә баскалады, тагын-тагын... Аска каратып, аркасына кагып-суккалап, тагын бармак-
ларын көчләп улының авызына тыкты, батканда эчеп өлгергән суын чыгарырга чамалады, тын юлларына һава бармас микән дип, бармаклары белән тамак төпләренә баскалады. Аркасына яткырып, ана баласының авызына сулышын өрде, күкрәкләренә баскалавын дәвам итте. Зифаның башыннан мең төрле уй үтте: хәлем генә бетмәсен, массажлар эшләп, сулыш өреп, бер аркасына, бер ботларына салып, аска каратып, аркаларына кагырга кирәк, газеталарда укыганы бар бит, арымаска гына кирәк, бирешмәскә, вакытны бушка уздырырга ярамый! “Улым, ка-айт, ка-айт инде!” – шулай акырынды, үрсәләнде ана. Ни гаҗәп, йоткан суы да чыкмый бит, соңга калган, соңга! Югалтыр микән ни, терелмәс микән ни аның улы? Бик озак тырышты ул, булмады ахыры, бетте, барысы да бетте! Шулай уйлады. Аллаһ алды. Аның белән көрәшеп булмый шул. Бушлык эчендә, көчсезлек вакуумында калды ана...
Күпме вакыт үткәндер, акылыннан шашыр дәрәҗәдә, хәле бетеп, кул-аякларын як-якка җәеп, чарасыздан нишләргә инде, дигәндәй туктап калды кайгысына исәңгерәгән әни кеше. Өмете өзелдеме, Зифа ни өчендер борылып, улына, улының гәүдәсенә аркасы белән терәлеп утырды... Шул вакыт, үз колакларына үзе ышанмады ана, артында сабыеның әкрен генә: “Әни, мин кайттым”, – дигән тавышы ишетелде. Чын түгелдер, сабые күзләрен ачкан! Ул тын ала! Өстәвенә, мин кайттым дип тора. Я, Алла, рәхмәтләр яусын! Өметем өзелгән иде бит! Бу кадәр дә изгелегең, җансыз балама җан керткәнең өчен, газиземне кире кайтарганыңа ничекләр генә рәхмәтләр әйтеп бетерим, дип ни еларга, ни көләргә белмәде. Сабыеның йөзенә алсулык әкренләп йөгергәнен, кул-аяклары тотанаклана баруын күреп, хәлсезләнгән ананы канәгатьлек һәм ару басты.

Миләүшә Әхмәтҗанова. 

 

http://www.omet-rb.ru/ll-yazmysh-ll-yalgysh/433-ni-min-kajttym-khik-ya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X