Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Афәрин

Амалия Нигъмәтова: «Галим булачакмын!»

Амалия зөбәрҗәт ташы сыман күпкырлы: ул кул эшләре белән шөгыльләнә, бадминтон түгәрәгенә йөри, фәнни әдәбиятны үз итә, олимпиада-конференцияләрдә һәрвакыт алдынгылар рәтендә, өстәвенә, яшүсмерләр клубында эшли! География, геология фәннәре исә аның стихиясе, шунлыктан ул киләчәктә метеоролог һәм галим булырга хыяллана.

Тулы исеме – Нигъмәтова Амалия. 
Туган көне –  31.05.2010
Уку урыны – Казан шәһәренең 4нче гимназия-интернаты, 8нче сыйныф.
Иң зур хыялы – космоска очу.

– Сәлам, Амалия! Син тиктормас, һәр нәрсә белән кызыксынучан активистмы, әллә инде, киресенчә, тынычлыкта, үз фикерләрең белән бергә-бер калырга яратучан шәхесме?
– Әлбәттә, бик актив һәм тиктормас! Миңа күңелсез була алмый. Һәр әйбердә матурлык чаткысын күрәм. Кешеләрсез яши алмыйм, алар – минем сулар һавам. Фән белән бәйле әйберләр – аерым мәхәббәтем. Чөнки күзгә күренмәгән закончалыклар бу тормышны кызыклы ракурстан күрергә ярдәм итә. 
– Ә интернат тормышында син нинди? 
– Интернат тормышында мин – координатор: чаралар оештырам, тамашачылар туплыйм. Оештыру эше ошый, чөнки ул миңа чиксез энергия һәм мотивация бирә. Кыскасы, тәрбиячеләргә ярдәм итәргә кирәк булса, мин булышырга һәрвакыт әзер. 
– Син тагын тегәсең, чигәсең, рәсем төшерәсең. Боларның барысына да син каян илһам аласың?
– Табигатьтән. Ул бит шул тик-ле уйланылган механизм. Аннан илһамланмаска мөмкин түгел. 
– Мәктәп белән чагыштырганда, интернатның нинди өстенлекләре бар?
– Төп аерма – син өеңдә түгел, ә студент шикелле тулай торакта яшисең. Моның иң зур плюсы – юлга вакыт экономияләү һәм көн-төн мәктәп тормышында кайнарга менә дигән мөмкинлек булу. Укытучыларга килгәндә,  алар әти-әниләрдәй якын, чөнки алар безне шәхес буларак кабул итәләр һәм сәләтләребезне үстерер өчен күп көч куялар. Гомумән, интернатта яшәү нык берләштерә, һәм без үзебезне бер гаилә итеп хис итәбез.
– Гадәттә, олимпиадачылардан «спрос» зуррак. Шулай да, өй эшен эшләмичә калдырганың бармы?
– Әйе, дөрестән дә, шулай. Олимпиадачылар мәктәп программасын алдан беләләр. Шәхсән үзем геология, география, биология, экология фәннәреннән олимпиадаларда катнашам. Барысына да әзерләнгәч, өй эшенә вакыт әз калса да, мин аны һәрвакыт эшлим. Безнең укытучылар, белемнәребезне бәяләп, үсеш өчен кирәкле күнегүләр бирәләр.

Блиц-сораштыру:

– Җир йөзендә үзең генә калсаң, нишләр идең?
– Вертолетка утырып, Җир шары буйлап сәяхәт итәр идем.

– Кешеләрдә күралмаган сыйфатың?
– Җавапсызлык һәм пессимизм.

– Чәчәк булып дөньяга килсәң, кайсысы булыр идең?
– Лалә чәчәге.

– Яратмаган ризыгың?
– Сөт эчәргә яратмыйм.

– Син бит әле «Остаз» яшүсмерләр клубының җәйге сменаларында эшлисең дә...
– «Остаз» – Айсинә Әмир кызы белән Ләйлә Ильяс кызы оештырган шәп клуб ул. Биредә 5-14 яшьлек балалар өчен төрледән-төрле сменалар уза. Командабызның төп максаты – һәр катнашучының потенциалын ачып, аны үсендереп җибәрү. Балалар белән эшчәнлегемнән чыгып, шундыйрак нәтиҗәгә килдем: сменаларда катнашучылар ниндидер ихласлык белән аерылып тора. Аларның гадилегенә безгә дә өйрәнергә кирәк әле. 
– Балалар белән эшләргә авыр түгелме?
– Рәхәт кенә! Мин 5 яшьлек сабыйлар өчен оештырылган сменада да булган идем. Алар, иң кызык балалар булып, хәтеремдә уелып калды. Биредә алар «ночник» һәм әниләренә «леденцы» ясадылар, хәтта паяльник белән дә эшләделәр. Гомумән, «Остаз»да һәркем өчен кирәкле сменалар уза. 
– Эшеңдә уңышка ирешү өчен сәләт кенә җитәме?
– Билгеле, сәләт – әһәмиятле әйбер, әмма уңышка ирешүдә тырышлык мөһимрәктер. Гомумән алганда, без бу дөньяга нинди дә булса миссия белән киләбез. Аны башкарып чыгар өчен, безгә барлык сыйфатлар да бирелә. Ул «бүләкләрне» бары тик дөрес итеп кулланырга гына кирәк. 
– 20 яшьлек Амалиягә син нинди киңәшләр бирер идең?
– Инде зур үсеп җиткән Амалия! Дөньяны ярат! Юлыңнан тайпылма, һәрвакыт кешеләргә ярдәм итеп яшә! Һәм, иң мөһиме, эчтәге утыңны сүндермә!
– Рәхмәт, Амалия! Хыялларың чынга ашсын!
Фирүзә Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев