Илдар Шаяхмәтов автомәктәптә укучыларга гына түгел, яңадан тимер атны иярләүчеләргә дә ярдәм итә
Машинасы була торып та автобуста йөрүчеләр, «права»сы булып та руль артына утырырга җөрьәт итмәүчеләр күп. Әмма хәзерге тормыш еш кына мобиль булу таләбен куя. Шуңа күбесе куркуын җиңәргә мәҗбүр. Автоинструктор Илдар Шаяхмәтов автомәктәптә укучыларга гына түгел, яңадан тимер атны иярләүчеләргә дә ярдәм итә.
18 ел бу өлкәдә
– Илдар, сез ничә ел инструктор булып эшлисез, бу һөнәргә ничек килдегез?
– Мин бу өлкәдә инде 18 ел. Әтием дә инструктор иде. Заводка эшкә урнашкач, ул миңа: «Әйдә, инструктор булып эшләп кара!» – дип тәкъдим итте. Шуннан бирле эшлим. Миңа ошап китте, әмма китәсе килгән вакытлар да булды. Педагогик белемем дә бар, хезмәт укытучысы дипломым да.
– Инструктор булыр өчен үзегезгә дә яхшы йөртергә кирәктер?
– Яшерен-батырын түгел, безгә дә штрафлар килә. Әмма укучылар белән кагыйдә бозмыйча йөрибез. Дөрес, кайчакта кагыйдә бозарга да өйрәтәм (көлә). Чөнки кайчакта алар каушыйлар, зуррак тизлектә дә йөреп карарга кирәк. Әкрен генә йөргәндә, зур тизлеккә күчкәч, баш тиз генә эшләп өлгерми. Тормышта төрле хәлләр була, моңа әзер булу мөһим. Шуңа ябык мәйданнарда зур тизлектә йөреп карыйбыз.
Шәһәрдә дә бөтен кеше дә кагыйдә буенча йөрми, укучылар моны белеп торсын. Кемдер: «40 ел рульдә йөрим, бер авария дә булмады!» – ди. Дөрес түгел, тәгәрмәчне бордюрга эләктерсәң дә, юл-транспорт һәлакәте дип санала.
– 18 ел элек юллар таррак, машиналар әзрәк иде. Үзгәрешләр бармы?
– Элек, 2006 елда йөргәндә, 1нче автомобиль юлында машина да күп түгел иде. Әле анда да: «О-о-о, машина күп!» – дия идек. Ул 3 полосалы гына иде. Аның бордюры да юк иде. Бер көнне «Яндекс Карталар» кушымтасында еллары буенча юлларның рәсемнәрен карадык. Чагыштырсаң, хәзер юллар киң, әмма машина да күп. Элек ишегалдында машинаны калдырсалар: «Ник монда куйган инде?» – дип гаҗәпләнә идек, ә хәзер ишегалдында машина куярлык урын да табып булмый. Гаилә саен 2-3 машина.
Хатын-кызларның төрлесе бар
– Хәзер рульдә хатын-кызлар да күбәйде бит. Моңа карашыгыз нинди?
– Элек ир-атлар ешрак укый иде. Шуңа аларның инде машина йөртү хокуклары бар. Хәзер шул елгы хатын-кызлар да укый башлады, шуңа хатын-кызлар күбрәк кебек тоела. Әмма хатын-кызларны күпме генә сүкмәсеннәр, алар саграк йөри. Ирләр үзләрен тизрәк йөрергә тиеш дип тә саныйлар. Хатын-кызларның төрлесе бар, сигнал биреп, тәрәзә ачып сүгенүчеләр дә очрый. Әмма руль ул кылана, үзеңне күрсәтә торган урын түгел.
Каешны да эләктермичә йөрүчеләр күп. Мин укучыларыма гел аңлатам: сәгатенә 40 чакрым тизлек белән хәрәкәт итсәң, кисәк туктасаң, берәр стенага килеп бәрелә калсаң, каешын эләктермәгән кеше алгы тәрәзәгә 4 тонна көч белән килеп бәрелә. Бу кыска вакыт, әмма уйланыр өчен җирлек тудыра. Кайберәүләр әле әзер булмаган килеш: «Әйдә, тизрәк барыйк», – ди. Сәгатенә 40 чакрым – ул секундына 10 метр тирәсе. Күз ачып йомганчы үтелә торган ара.
– Юлда этикет дигән әйбер бармы? Хатын-кызга юл бирү, рәхмәт белдерү кебек...
– Юлда андый нәрсә юк, ирме, хатын-кызмы – һәркем машина йөртүче, һәркем тигез. Әгәр миңа юл бирәләр икән, мин «аварийка» кабызам. Укучылар белән барганда, аларга да шулай рәхмәт әйтергә өйрәтәм. Кеше уйлый: «Мин аны хәзер кертмәсәм, мине дә берәр кайчан кертмәячәкләр», – дип. Машина әз булганда юл бирү кирәк түгел, син узып киткәннән соң көтеп торучы рәхәтләнеп кирәкле полосага күчә ала. 1-2 минут көткәннән берни дә булмый, ә менә бәрелешә калсаң, ЮХИДИ идарәсендә күпме вакыт узачак.
– «Чәйнек», өндәү билгесе белән наклейканы беркетергә кирәкме? Кайберәүләр андыйларны юлда кысалар дип борчыла.
– Бәлки, шулай сөйләгән кеше үзе яңа йөртә башлаганнарны кысып йөридер, белмим. Тормышта үз урынын таба алмаучылар бөтен ачуын юлда йөргәндә чыгара, мондыйлар да бар. Әмма бу билге кирәк. Мәсәлән, ишегалдына кердең, чыга алмыйча интегәсең, ди. Каршыга килгән машина синең яңа йөртә башлавыңны күреп, бәлки, иртәрәк туктар. Ярдәм итүчеләр дә бар.
Арттан сигнал бирә башласалар, машинаны ручникка куеп, чыгып ярдәм сорарга оялмаска кирәк. Әле ярдәм итәргә алынган ир-атлар өчен бу үзенә күрә бер батырлык та, аларның да кешегә ярдәм иткәч, күңелләре күтәрелә. «Кеше минем хакта нәрсә уйлар?» – дип борчылмаска кирәк, аның синдә эше юк, һәркемнең үз уйлары. Шуңа бу өндәү билгесеннән дә оялмаска кирәк.
– Әгәр юлда сиңа начар сүзләр әйтеп кычкырсалар.
– Башыңны иеп, «Әйе, мин гаепле», – дип утырырга кирәк. Әмма аннары тәрәзәңне ябып, эчтән генә бөтен ачуыңны чыгарырга кирәк. Юлда әллә нинди адекват булмаганнар да күп, тәрәзәңне дә ватып китәргә мөмкиннәр. Шуңа сүз көрәштермәү зарур.
– Машина йөртү хокуклары булып, озак йөрмичә торганнар күп. Яңадан йөреп китәргә куркалар. Моны ничек җиңәргә?
– Алар барысы да машина йөртә белә. Бу велосипедта йөргән кебек, бер өйрәнәсең дә, йөртә беләсең. Мөһим момент – алар руль артына утыргач, тәннәрен катыра. Шуңа кулы да, аягы да, башы да эшләми. Монда психологик яктан ярдәм кирәк. Куркып, тәнне катырсаң, рульгә терәлеп утырасың, аяклар да кысыла. Утырганда ук дөрес утырырга кирәк – арканы терәп барырга, әзрәк арткарак яткырып.
Үзеңне җиңә алмыйсың икән – төнлә, машиналар тынгач, 11-12 тирәсендә иртәнге 5кә кадәр рәхәтләнеп йөрергә өйрәнеп була. Мәскәү проспекты бик җайлы, турыга гына барасың, 65нче комплекстан 62нче комплекска кадәр иркенләп йөреп була. Парковканы да иркенләп үзләштереп була, баштан проспект буйларында калдырып торырга мөмкин, аннары ишегалдында иркенрәк урыннар карыйсың.
Икенче киңәш – йөргәндә карашны өскәрәк күтәреп, еракны да күрергә кирәк. Алдагы машинага гына текәлеп барганда, каршылыкларны килеп җиткәч кенә күрәсең, уйларга вакытың калмый. 1-1,5 секунд ярым эчендә уйларга кирәк була.
Иң яхшысы – белгечләргә мөрәҗәгать итәргә
– Өйрәнгән вакытта хатын-кызларга ирләре, әтиләре белән йөрергә киңәш итәсезме?
– Әле хатыннары белән өйрәнүче ирләр дә бар. Ирләр генә кычкыра, битәрли дип уйлау ялгыш ул. Минем бер ир-ат укучым бар иде. Бер килүендә: «Ул хатын белән аерылышырбыз, мөгаен, – ди. – Ул миңа кычкыра, акыра, әллә ниләр әйтә башлады», – ди. Ул ир-атлар гына шулай дип уйлаган. Кеше тыныч әйтсәң дә ишетә, руль артында утыручы да аңгыра түгел, озаграк уйлый гына. Бала да бит тиз генә каләм тотып яза башламый. Вакыт кирәк. «Син йөртә белмисең!» – дип әйтергә ярамый. «Әз генә хатаң бар, әмма син йөртә беләсең!» – дисәң, кеше үзендә ышаныч сизә. Игътибарны хаталарга түгел, уңай якларга юнәлтергә кирәк.
Иң яхшысы – белгечләргә мөрәҗәгать итәргә. Автоинструкторларны да дөрес сайларга, танышлар аша сорашырга, аның эше турында комментарийларны укырга кирәк. Кемдер инструктор белән киресенчә психологик травма ала, инструкторлар психолог та булырга тиеш. Мин үзем гел психология буенча китаплар укырга тырышам, баш миенең ничек эшләве, мәгълүматны ничек кабул итүен өйрәнү кызык.
Хатын-кызларга бер төрле аңлатам – мәсәлән, әнә теге кызыл машина артыннан барасың да, борыласың, аннары ике агач янына җиткәч, уңга борыласың. Ә ирләр болай аңламый, аларга – 3 чакрым турыга, аннары уңга борылабыз, дип факт буенча аңлатырга кирәк. Стандарт булмаган алымнар да кулланырга туры килә. Мәсәлән, кемдер бөкерәеп, тәнен катырып утыра икән, аның белән берничә минут урамда йөреп керәбез, «Урамда да шулай бөкерәеп йөреп кара әле!» – дим. «Ой, бигрәк җайсыз, бөтен тән авырта», – ди. Кемгәдер бер үк әйберне 15 тапкыр кабатларга кирәк, кемгәдер катырак та әйтү мөһим. Төрле кеше бар.
– Яңа йөри башлаганнар белән кызык хәлләр дә буладыр?
– Алар үзләре генә йөри башлагач, миңа язып торалар. Берсе менә: «Өйгә кайтып җиткәнче 17 тапкыр сүндем, ике кеше сигнал бирде», – ди. Андый моментлар күп ул. Берсе әйтә: «Ягулык салу станциясенә кердем, ә бак икенче яктан икән, ярый, андагылар булышты», – ди. Югыйсә, бергә заправкага да кергән идек, әмма бакның кайсы якта икәнлеген исендә калдырмаган.
Берсе шалтырата: «Приора» машинасында кызыл әйбер янып тора, – ди. Ни икәнен аңламый. Кайда гаеп икәнен аңлар өчен, капот астына хәтле төшереп җибәрде. «Янган кызыл әйбереңне төшереп җибәр әле!» – дим. Ул ручниктан алырга оныткан икән, шуннан куркып, 2 көн машинасын ишегалдында калдырып, автобус белән йөргән. Шимбә көнне бер курсантым сервиска кереп чыкты. Ул «Приятжение»дан «Мегастрой»га кадәр автомат коробкада ручникта барган, алырга оныткан. Ярый әле зур зыян килмәгән.
Темперамент, характер, фикер йөртү төреннән дә күп нәрсә тора
– Иң олы укучыгызга ничә яшь?
– Бер ун еллар чамасы элек, физкультура укытучысы иде. Аңа 70 тирәсе яшь булгандыр. Әмма карап торсаң, аңа бу яшьне биреп тә булмый – шундый яхшы физик формада иде. Яше бары тик йөзендәге җыерчыклардан гына сизелде. Кемнеңдер баш мие яңа шартларга тиз, кемнекедер әкрен ияләшә бит. Аныкы бик яхшы эшли иде. «Гел актив тормыш алып барам, балаларны бассейнга йөртәм, кроссларда катнашам, китаплар укыйм», – дип сөйләгәне истә. Чыннан да, китап уку, бигрәк тә кычкырып уку – баш мие өчен бик яхшы күнегү бит ул.
– Сезнең фикерегез буенча, ничә яшькә кадәр руль артында утырырга ярый? Туктарга икәнен ничек аңларга?
– Гомер буе машина йөрткән, олы яшьтәге кешеләр дә бар. Алар кайчак рефлексларына гына таянып, еллар буе күнегелгән гадәтләре буенча йөриләр. Ә мондый гадәтләр юлда куркыныч тудырырга мөмкин. Нигездә, ялгыз, аралашудан читләшкән, йомык кешеләргә машина йөртүгә яңадан өйрәнү авыррак бирелә. Ә гел елмаеп, китап укып, тормышны яратып яшәгән кеше 60 яшендә руль артына утырса да, яңа нәрсәләрне өйрәнә һәм үзләштерә ала.
. Хәзер 16 яшьтән укый башлыйлар, имтиханны 17 яшьтән биреп, 18 тулгач, машина йөртү хокукын алучылар бар. Кемдер теләп укый, кемдер әти-әниләре кушканга елап диярлек йөри.
– Җиңелчә бәрелешләр булса да, кемдер куркып, машинадан читләшергә мөмкин. Авариягә эләккән очракта нәрсә эшләргә?
– Иң беренче аварийкаларны кабызырга, аннан зыян күрүчеләр юклыгын ачыкларга кирәк. Аннары инде ике машина йөртүче бергә сөйләшеп, хәлне аңларга һәм алга таба нишләргә кирәклеген хәл итәргә тиеш. Кечкенә генә бәрелеш булса, урында ук хәл итеп була. Юк икән, ЮХИДИгә шалтыратып, һәлакәт турында хәбәр итәсең. Аннары фотога төшереп, инспекторлар янына барып, документлар тутырырга. Аварияләр – була торган хәл. Моннан нәтиҗә ясарга кирәк. Нинди генә һәлакәт булса да, ике кеше дә гаепле. Аннары машина йөртергә курыксаң, инструктор белән 1-2 дәрес алырга мөмкин, хаталарны бергәләп ачыкларга була. Гомумән, курыкмаска кирәк.
– Илдар, әңгәмә өчен рәхмәт! Имин юллар Сезгә.
Әңгәмәдәш – Гүзәл Шиһапова
Нет комментариев