Баскан җирдән ут чыгара...
Биюче хәрәкәт кенә ясамый, ә тамашачыга, бер сүз дә әйтмичә, тарихны сөйли кебек. Аны аңлар өчен, бары тик игътибар белән күзәтергә һәм бөтен тәнең белән биюдә яшәргә кирәк. Ничек дисеңме? Әлеге язмабыз герое – Альмир кебек.
Альмир Шәйхразиев – Актаныш егете. Актаныш 2нче урта мәктәбенең 7нче сыйныфында укый. Шулай ук «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең киләчәге – «Ак инеш» балалар бию коллективына йөри. Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә. Балачактан бию белән кызыксына. Хәтта басып торганда да бии, диләр аның турында.
– Бүгенге көндә биюнең кайсы төре белән шөгыльләнәсең?
– Без халык биюләре башкарабыз. Төп юнәлеш – татар халык биюләре. Үзем дә бу юнәлешне бик яратам. Ансамблебезнең исеме – «Ак инеш». Аңа 8 яшь.
– Остаз-укытучыларыгыз кемнәр?
– Сәнгать җитәкчеләребез – югары категорияле педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәтхуллина Лилия Равил кызы һәм Закиров Алмаз Илмир улы. Остазларыма зур рәхмәт! Шулай ук «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Ялалова Лилия Мәүләви кызына, безне үз канаты астына сыендырып, балаларыдай якын күреп, һәрвакыт ярдәм кулы сузганы өчен чиксез рәхмәт әйтәбез.
– Тамашачы күңелен яулап алган ансамбльнең нинди уңышлары бар?
– Ансамбль белән бик күп бәйгеләрдә катнашабыз. Алар арасында «Сандугач сайрар илем» һәм «Весенние выкрутасы» бәйгеләре безгә 1нче дәрәҗә дип-лом китерде. Ә иң яратып, көтеп алганы – «Созвездие-Йолдызлык» фестивале. Узган ел хореография номинациясендә 1нче урын яуладык. Төп максатыбыз – Гран-при алу. Башка конкурсларда катнашып та, алдынгы урыннарга ирешкәнебез бар. Алга таба да әле яулыйсы үрләр күп.
Блиц-сораштыру
– Яраткан музыкаң?
– Күбрәк татарча җырлар тыңлыйм.
– Яратмаган фәнең нинди?
– Бөтен фәнне дә яратам.
– Яраткан ризыгың һәм эчемлегең?
– Өчпочмак, сөтле чәй.
– Кайсы төр биюне өйрәнер идең?
– Кавказ халык биюләрен.
– Яз да, җәй дә, көз дә, кыш та син...
– Биим.
– Көн саен әйтә торган сүзең нинди?
– Андый сүзләр күп инде ул...
– Сәяхәткә кая барыр идең?
– Дагыстан якларына.
– «Бию – ул минем яшәү мәгънәсе» дип әйтә аласыңмы?
– Буш вакытымны биюдән башка күз алдыма китерә алмыйм. Гомумән, тормышым биюгә бәйләнгән.
– Бию вакытында, хәрәкәтләр онытылып, басып торган чакларың буламы?
– Андый вакыт булганы юк әле. Һәр биюне ятлап бетергәнче өйрәнәбез. Көн дә кабатлап торгач онытылмый ул.
– Бию – күп көч һәм түземлек таләп итә торган сәнгать төре. Аннан туйган, арган чаклар буламы?
– Биюдән арам, димәс идем. Ә менә дәрестән соң, арып-талып кайткач, бераз кыенрак. Репетициягә баргач, аннан илһамланып, киресенчә, көч туплап кайтам.
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев