Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бавырны ничек чистартырга?

Табиб белән киңәшергә онытмагыз.

Бүгенге заманда кешеләр бик  аз хәрәкәтләнә, кибеттән теләсә нинди ризык алып ашый, бу холестерин артуга китерә, шикәр чире барлыкка килү куркынычын арттыра. Шуңа күрә эчке органнарны даими тикшереп торырга, дөрес тукланырга, вакыт-вакыт ач торырга, уразалар тотарга, бавырны чистартып алырга кирәк.

Халык медицинасында бавырны, кан тамырлары һәм үт юлларын чистартканда күп очракта солы кулланыла. 

Бер аш кашыгы чистартылмаган солыга 0,5 литр чиста су салып, төнгә калдырырга. Кан басымы югары булганнарга бер аш кашыгы арпа ярмасы да өстәргә була. Иртән шул ук суда капкачны  япмыйча гына ике минут каты утта кайнатырга. Аннары утны киметеп, өстен каплап, 5 минут сүрән утта тотарга. Өстенә сөлге каплап 10 минут чамасы төнәткәч, сөзәргә, көн дәвамында ашар алдыннан эчәргә.

Икенче рецепт: кичтән бер стакан солыга бер литр кайнар су салып, термоста төне буена төнәтергә. Аннары сөзеп, ач карынга эчәргә. Дәвалау курсы – 10 көн.
Аш табынында, кечкенә бер савытка, вакланган кипкән әрем салып куярга кирәк. Майлырак аш, авыррак ризыклар ашарга туры килсә, шушы әремне бер чеметем генә кабып кую да бавырга зур ярдәм булачак. 

Ел әйләнәсендә вакыт-вакыт гөлҗимеш (шиповник) тамырын чәй сыман кайнатып эчәргә кирәк. Аны елына ике тапкыр җыеп була: җимешләре коелгач һәм кар төшәр алдыннан. Даими рәвештә төнәтеп эчкәндә үт куыгындагы ташларны эретә. Ләкин йөрәк, бөер авырулы, эч катудан интеккән, кан басымы түбән, тромбофлебит авырулы кешеләргә (канны куерта) аны саклык белән кулланырга кирәк. Гадәттә, чәй өчен термоска якынча 100 грамм тамырны ваклап салып, 1 литр кайнап торган су салалар һәм 12 сәгатькә якын вакыт төнәтәләр.

Бавыр чирләреннән дәвалый торган үләннәр кулланырга. Манжетка, пижма, алабута, эхинацея тамыры, койрыклы амарант кебекләрен бакчада үстерергә дә була. Шулай ук тузганак тамыры чәйнәп йөрү дә бавырга файдалы диләр белгечләр..

Дәвалу ысулларын кулланыр алдыннан табиб белән киңәшү зарур!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт чир авыру сәламәтлек