Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Бер ирне елан чаккан

Фаҗига Минзәлә районында булган.

Минзәлә районының Бакчасарай авылы кешесе,  61 яшьлек Газинур Исламов кычыткан җыярга чыккан. Яшел яфракка үрелүгә кулы калын ботакка тиеп киткән кебек була. Аннары яраланган кулыннан кан агуын күрә. Газинур аны перчатка белән сөртеп, аннары яраны ялап та ала. Әмма боларның берсе дә булышмый, киресенчә кулы ойый, янып торган кебек була. 

– Шул вакыт куак астында еланның койрыгын күреп алдым да өйгә ашыктым. Кул бик нык шеште, кыза башлады. Өйдәгеләр борчылды, кызым яраны бәйләде, боз куйды. Улым Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсенә алып китте. Анда агуга каршы сыворотка бар,  табиблар минем кебекләргә күп тапкырлар ярдәм иткән булганнар, – ди  Газинур Исламов.

Хастаханәгә барганда ир-атның тыны кысыла башлый, хәле начарлана. Кан басымы 180 гә кадәр күтәрелә. Реанимация бүлеге мөдире Павел Егоров әйтүенчә, пациент авыр хәлдә кабул ителә. Кул шешкән, көчле аллергия реакциясе аркасында шәмәхә төскә кергән, агуның канга бик тиз эләгүе аркасында хәле начарланган. Квинке шешүе арта, тыны кысыла, аның гомеренә куркыныч яный. 
Ярый вакытында килеп өлгергәннәр дә, реанимациядә елан агуына каршы сыворотка кадап, бер атнадан терапия бүлегенә күчергәннәр.
Терапия бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Лотфуллина пациентның дәвалануның тулы курсын узып, өенә кайтарылуын әйтте. 

– Елан чакканнан соң иң мөһиме – паникага бирелмәскә, ашыгыч ярдәм бригадасын тизрәк чакырырга яки хастаханәгә барырга кирәк. Ярадан  агуны суырырга, елан чаккан урынны тыгыз итеп бәйләргә һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә кирәк, –  дип искәртте Гүзәл Лотфуллина.

Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Фотолар шәһәр сәламәтлек саклау идарәсеннән алынды.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Елан чагу