7 кешегә штраф салынды.
Татарстанда җиде кеше газ хезмәте белгечләрен фатирларына кертмәгән өчен штраф түли. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итте. Аларның берсе Чаллыдан. Фатир хуҗасы газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турында килешү төзүдән баш тарткан. Аңа шулай ук 5 мең сум штраф салганнар.
«Техник хезмәт күрсәтелмәгән су җылыткыч, казан яки газ плитәсе – газ чыгып агулану һәм шартлау куркынычы тудыра. Бу куркыныч аерым фатирга гына түгел, ә бөтен йортка яный. Шуңа күрә закон нигезендә һәр фатир хуҗасы газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә тиеш. Белгечләрне фатирга кертмәү дә административ хокук бозу булып санала», – дип искәртәләр ТР Дәүләт торак инспекциясендә.
Нет комментариев