Чаллыда 7 меңнән артык  күп балалы гаилә яши
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 7 меңнән артык күп балалы гаилә яши

Бу хакта киңәшмәдә билгеле булды.

Социаль яклау идарәсе башлыгы Раилә Якупова Чаллы халкына адреслы социаль яклау ярдәме күрсәтү турында чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, шәһәрдә 7 143 күп балалы гаилә яши, аларның 234е – 23 яшькә кадәрге әни. 6390 гаиләдә – 3, 619ында – 4, 102сендә – 5, 32сендә – 6, бер гаиләдә 10 бала үсә. Аларга гамәлдәге кануннар нигезендә адреслы социаль ярдәм күрсәтелә. Узган елда – 1172, быелның 10 аенда 1027 гаиләгә «Күп балалы гаилә» таныклыгы бирелде.
 


күп балалы гаилә

Нет комментариев