Табиблар Лилиянең хәлен тотрыклы авыр дип бәяли.
6 ноябрьдә Чаллы-Сарман юлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Җиңел машина йөртүче каршы як полосага чыгып, йөк машинасы белән бәрелде һәм юл кырыена төшеп китте.
4 кеше һәлак булды
Нәтиҗәдә, җиңел машинадагы йөртүче һәм аның өч пассажиры урында һәлак булды. Алар барысы да бер гаиләдән: шофер – 45 яшьлек Ләйсән, аның балалары – Азат һәм Чулпан, оныгы – 1,5 айлык Әмир. Гаиләдәге төпчек бала Лилия могҗиза белән генә исән калды. Ул авыр хәлдә Казандагы Республика балалар клиник хастаханәсендә. Янында тәүлек әйләнәсенә әнисенең сеңелесе Айгөл.

Айгөл – Азнакай районы Урманай авылында яшәүче Фәрит абыйның дүрт баласыннан бердәнбер исән калган баласы. Аның абыйлары Рәдиф һәм Рәеф Чечняда хәрби бурычларын үтәп кайттылар һәм 2003-2004 елларда бер-бер артлы юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булдылар. Бала хәсрәте әниләре Рәсимә апаның сәламәтлегенә зур зыян сала. Ул 2021 елда вафат була.
Фаҗигадә һәлак булганнарны мәңгелек йортка озаттылар. Ләйсәнне туган авылы Урманайда әти-әнисе, туганнары янында җирләделәр. Калганнары гаилә озак еллар яшәгән Азнакай районы Сарлы авылында Аллаһы Тәгалә хозурына тапшырылды. Азат, Чулпан һәм Лилия шул авылда укыганнар. Азат 9нчы сыйныфтан соң техникумга киткән. Аннары армиядә хезмәт иткән. Чулпан сәламәтлек саклау өлкәсен сайлаган…
Айгөл Нургалиева авыр кайгы кичереп, берьюлы дүрт туганын югалтса да, сеңелесе Лилияне ташламый. «Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән сеңелем терелсен иде, мин аны үз балам кебек тәрбияләячәкмен», – ди ул.
– Апамның холкы үзенчәлекле булды. Без аның белән еш очрашмадык. Балалары белән дә сирәк күрештек. Апам аның белән төшкән фото, видеоларны соцчелтәрләргә куйганга ачулана, «Төшермә», – дип кенә тора иде. Мин үзсүзләнеп төшерә идем һәм ападан эләгә иде. Эх, хәзер апама: «Ярар», – дияр идем дә, элеккечә эшләр идем... Апам белән бер дулкында булмасак та, алар минем өчен иң кадерле кешеләр булды.
«Нинди генә кыенлыклар килсә дә, мин апамны һәм аның гаиләсен ярдәмемнән калдырмаячакмын», – дия идем. Кадерле кешеләремне югалтуны бик авыр кичердем.
Аяк астымда җир убылды...
Фаҗига турында җирлек башлыгы шалтыратып әйткәч, аяк астымда җир убылгандай булды. Апамның малае Азат Чаллыда яшәде, Чулпан да укуын тәмамлагач, шунда күчәргә тиеш иде. Фаҗига булган көнне апамнар авылга, әтигә кечкенә Әмирне (Чулпанның улын) күрсәтергә дип юлга чыкканнар.
Авария турында хәбәр алуга шунда киттек. Без барып җиткәндә, якыннарым барысы да машинада иде. Кан туганнарыңны мондый хәлдә күрү бик куркыныч. Мин аны дошманыма да теләмим. Җизни белән икәү ике көн рәттән җирләү мәшәкатьләре белән йөрдек. Бик авыр... Туганнарымны озатканда аңымны югалтып егылганмын. Мин үзем дә өч тапкыр инсульт кичердем бит. Әтиебез дә кайгы артыннан кайгы кичерде. Бирешмәсә генә ярый инде, – диде ул.
Лилиянең хәле авыр
Апасы Ләйсән быел авыр операция кичергән. Озак вакыт тернәкләнү курслары үткән. Терелергә өмете өзелгән чакларда сеңелесе белән элеккеге иренә: «Хастаханәдән чыга алмасам, мине Урманайда җирләгез. Әниләрдән, абыйлардан аермагыз. Балалар белән берәр хәл була калса, кая урнаштырасын үзегез хәл итәрсез», – дигән булган.
Республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланучы 16 яшьлек Лилиянең хәле әлегә авыр. Аның аяклары чәрдәкләнеп беткән, башына зыян килгән. Күзләрен ачса да, бала һаман аңына килә алмый икән. Табиблар аңа берничә катлаулы операция ясарга кирәк булачагын әйткәннәр.
«Кадерле сеңелем терелсен иде. «Башына операция ясарга туры киләчәк», – ди табиблар. Ул реанимациядә. Табиблар: «Баланың хәле тотрыклы авыр», – дип бәялиләр. Аңына килеп: «Апам», – дисен иде. Лилиямә Аллаһы Тәгалә хәерле гомер бирсен иде», – дип тели Айгөл.
Авыр кайгы әтисе Фәрит абыйны да аяктан еккан. Айгөлнең кызы бабасын Азнакай хастаханәсенә салган. «Тиз генә әтием янына кайтып килдем. Аллаһка шөкер, дуслар, туганнар, кызларым янына барып, хәлләрен белеп торалар. Рәхмәт барысына да», – диде Айгөл.
Лилияне дәвалау һәм тернәкләндерү өчен гаиләгә күп финанслар кирәк булачак.
«Шуңа күрә җизни белән киңәштек тә, акча җыярга уйладык, чөнки чыгымнарны үзебез генә күтәрә алмаячакбыз. Авыр вакытларыбызда безгә ярдәм иткән авылдашларга, дусларга һәм таныш-белешләргә бик зур рәхмәт. Бүгенге көндә дүрт туганымнан берүзем калдым. Апамның кызы Лилияне ташламаячакмын. Терелсен генә», – ди Айгөл күз яшьләренә буылып.
P. S. Гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны 89872852113 (Н.Айгуль исемендә) телефон номерына беркетелгән «Сбербанк» картасына күчерә ала. Акча күчергәндә «Помощь Лиле» дип язарга кирәк.
Фото: шәхси архивтан, Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте фотосы
Нет комментариев