Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.
Сорау:
– Танышыма бурычка 150 мең сум бирдем. Расписка язмадык, ләкин акчаны аның картасына күчердем. Хәзер ул бурычын кайтарудан баш тарта. Акчаны суд аша кайтарып буламы?
Җавап:
– Әйе, андый мөмкинлек бар. Расписка булмавы акчаны кайтарып булмый дигән сүз түгел.
Дәлилләр буларак банк күчермәләрен, хат алышуларны, бурычлы кешенең акча алуын таныган һәм аларны кайтарырга сүз биргән хәбәрләрен кулланырга мөмкин.
Шулай ук акчаның бүләк яки түләү буларак түгел, ә нәкъ менә бурычка бирелүен исбатлау мөһим. Әгәр бурыч (займ) килешүе булганын раслап булмаса, билгеле бер шартларда акчаны сәбәпсез баю нигезендә кайтарырга мөмкин.
Нет комментариев