Чаллы табиблары авыруның эчәклеген саклап калды
Сәламәтлек

Чаллы табиблары авыруның эчәклеген саклап калды

Операция 4 сәгать барды.

Республика клиник онкология диспансерының  (РКОД) Чаллы филиалы табиблары дүрт сәгатьлек операция ясап, пациентның эчәклеегенең бер өлешен саклап калдылар. Автоградта яшәүче Зәйнтүнә Гыйзетдиновадагы зур яңа шеш диспансеризация вакытында ачыклаган. Ханым үзен сәламәт хис иткән, көн саен эшкә йөргән һәм үсә барган патология турында хәтта шикләнмәгән дә. Планлы профилактик тикшерү исә кан анализында  нормадан тайпылыш күрсәткән, хатынны шунда ук колоноскопиягә җибәргәннәр. Шул тикшерү вакытында табиблар куркыныч шешне күргәннәр.  Чаллы окнология диспансерының эндоскопия бүлеге мөдире Рамил Нәбиуллин аңа операция ясарга алынган.

 «Шеш чыннан да зур иде, әмма безгә лайлалы катлам чикләрендә эндоскопик диссекция үткәрү мөмкин булды. Эчәклекнең мускул катламын бозмыйча, шешне бер блокта алып ату кыен. Ләкин бу тулысынча органны саклап калырга һәм пациентны эчәклекне резекциядән коткарырга мөмкинлек бирде», – ди ул.

Бүлек мөдире ассызыклаганча, бу алдынгы метод бүген дөнья практикасында актив кертелә, пациентларга тиз арада гадәти тормышка кайтырга мөмкинлек бирә. Хәзер Зәйтүнә ханым дәвалау курсы үтә. Тиздән ул өенә кайтачак. 
Фотолар: видеодан скриншот
 


Сәламәтлек саклау чир онкология диспансеры

Нет комментариев