Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Чаллы табиблары сирәк очрый торган операция ясады

Бу хакта БСМПның телеграмм каналы хәбәр итте.

Чаллының Ренат Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе табиблары сирәк очрый торган операция ясап, авыруның гомерен саклап калдылар.
55 яшьлек авыруның үт юлында таш зураеп, аның гомеренә куркыныч янаган. Үт сыекчасы бүленми башлаган. Нәтиҗәдә сары авыруы башланган. 
Ташны эндоскопия ысулы белән алу мөмкин булмый: процедураны куркынычсыз үткәрү өчен дивертикул комачаулаган. 


Ир-атны корсагын ярып катлаулы операция ясату көткән. Әмма рентегенхиурглар Марат Шәрәфетдинов, Зоя Антропова, Ильяс Якубов, медбрат Шалва Катапариашвили һәм дәвалаучы табиб Рәшид Кадыйровтан торган бригада башка ысулны кулланган. Рентген контроле астында хирурглар миниинвазив операция ясаганнар: пациентның корсагын бәләкәй генә тишеп проводник керткәннәр һәм шуның аша инструментлар ярдәмендә ташны алганнар. 


«Бавыр юлы аша элмәк рәвешендәге махсус инструмент кертеп, ташны эләктердек һәм каты тубус ярдәмендә аны чыгардык. Һәр миллиметрны истә тотып төгәл эшләргә кирәк иде. Мондый операцияне без беренче тапкыр башкардык, барсы да уңышлы килеп чыкты. Өлешчә наркоз белән операция ясадык. Авыру аңында булды», – ди рентгенхирург Зоя Антропова
Авыру өенә кайтып киткән. Ул тернәкләндерү курсы уза. Вакыт узгач 5 мм җөй генә аңа операция булганын искә төшерәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БСМП Уникаль очрак