Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Чаллы хастаханәсендә беренче тапкыр авыруларга бавыр күчереп куйдылар

Ике хатын-кыз һәм бер ир-атка трансплантация ясалды.

Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә беренче тапкыр авыруларга донор бавыры куйдылар. Катлаулы операцияләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш трансплантологы Александр Киршин җитәкчелегендәге барды. Киршинга БСМПның 2нче хирургия бүлеге табиб-хирурглары Альбина Зубрилова, Айрат Фәтхетдинов, Айрат Арсланов һәм башка белгечләр ярдәм итте. 

51 яшьлек Елена Нәҗиповага бавыр циррозы тулы тормыш алып барырга комачаулаган. Ул бик тиз арыган, шуңа да карамастан эшләвен дәвам итә. Кибеттә аңын югалтып егылгач кына ул табибларга мөрәҗәгать иткән. «Мин операциягә тиз чакырырлар дип уйламаган да идем. Яңа елга могҗиза булды. Без Түбән Кама районында яшибез, Чаллыда шундый операцияләр ясалуы бик уңайлы. Тиз килеп җиттек, Чаллыда туганнарыбыз да күп яши, – диде ул. – Табиблар әйбәт, мин чын профессионаллар кулына эләктем. Монда үземне өйдәге кебек хис итәм: барсыда кайгырта. Мин аларга бик рәхмәтле». 

46 яшьлек Михаил Сурков Чирмешәннән килгән. «Җәйдән трансплантациягә чират  көттем. Бервакыт хәлем авырайды. Мине ашыгыч ярдәм хезмәте хастаханәгә алып китте. Бераз вакыт узгач мине бавыр күчереп утырту буенча Чаллыга, БСМПга чакырдылар. Операция 2,5 сәгать барды. Барсы да яхшы булды. Хәзер минем хәлем яхшы. Хастаханә табибларына, шәфкать туташларына рәхмәт», – ди ул да. 

Табиблар әйтүенчә, бавыр күчереп кую буенча опреация бик катлаулы хезмәт. «Ювелир эше югары профессионализм таләп итә.  Без практик осталыклары белән бүлешкән Казандагы хезмәттәшләребезгә рәхмәтле. Хәзер без трансплантологиянең яңа юнәлешен үстерәбез. Ул уңышлы башланды», – ди хирург Айрат Фәтхетдинов. 
Фотолар БСМПның социаль челтәреннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БСМП Чаллыга 400 бавыр күчереп утырту трансплантология