Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Чаллыда казналыгы чери башлаган ир-атка операция ясадылар

5нче хастаханә табиблары уникаль операция үткәрде

Чаллының 5нче хастаханә табиблары пациентның авызында сынып, уртына(десна) кадалып, кисәкләргә таркала башлаган теш казналыгын яңадан ясадылар.

Шәһәрдәшебез Рамил казналык-йөз хирургиясе бүлеге мөдире Баин Владимирович Демкинга ни рәвешле мондый хәлгә таруын сөйләгән. 4 ел элек ул сугышкан булган, шунда казналыгын сындырган : «Казналык сөяге авыз куышлыгына чыгып, тырпаеп тора иде. Аннары тагын бер сугыштым – сөяк үз урынына керде, өченчесеннән соң яңадан авызга чыгып, чери башлады, вак-вак кисәкләр сынып төште. Мин аларны төкереп чыгара чыгара идем», – ди 30 яшьлек ир-ат.

Ул төрле шәһәрләрдә берничә тапкыр ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать иткән, тик аннары хастаханәләрдән чыгып киткән, дәваланмаган, чөнки ул вакытта  шундый яшәү рәвеше алып барган. Быел сәламәтлеге белән җитди шөгыльләнергә булган. Аңа ярдәм иткән 5 нче шәһәр хастаханәсе табибларына ихлас рәхмәтен белдерде.

– Авыруны сораштыргач, тикшеренүләр уздыргач кына, нинди кызык һәм үзенчәлекле очракка тап булуыбыз һәм алда нинди уникаль операция көтелгәнен аңладык, – диде Баин Владимирович. – Пациентның казналыгында  – остеомиелит, ягъни сөяк үлекләве һәм таркалу процессы башланган. Аскы казналыкның эчкә керүе йөзнең деформациясенә китергән. 

Пациент белән сөякны торгызуның ике вариантын караганнар: титан пластина яки бот сөягенең (подвздошный гребень) читеннән алынган трансплантат кулланырга мөмкин булган. Соңыннан имплантларны казналыкка “үстерергә” җайлы булсын өчен икенче вариантны сайлаганнар.  

Операция ике урында берьюлы ике бригада тарафыннан башкарылган. Кан тамырлары хирургы Рузил Рифгат улы Хөрмәтуллин һәм казналык-йөз хирурглары аутотрансплантат өчен урын әзерләгән һәм пациентның бот сөягеннән кирәкле өлешне алган. Аннары аскы казналык формасы һәм размерын кабатлаган трансплантат урнаштырган, пластиналар һәм винтлар белән беркеткән.

Казанлык-йөз хирургиясе бүлеге мөдире мондый операциянең Чаллыда тәүге тапкыр башкарылуын билгеләп үтте. Казналыкны 3D-модельләштерү һәм проектлау кебек заманача технологияләр кулланылган. Хәзер пациентның елмаюы ике якка да бертигез, аңа авызны ачу-ябу, ашау уңайлы.  

– Операциядән соң тернәкләнү чоры уңышлы узды, пациент тиз савыкты. Бүгенге көндә казналык тулаем төзәлгән. Аның инде эшкә урнашуы, сәламәт тормыш алып баруы, теш имплантациясенә язылуы турында ишетү бик күңелле, – дип елмайды Баин Владимирович. – Ә менә бокс белән шөгыльләнергә теләвен без, табиблар, хупламадык. Хәзер казналыкны сакларга кирәк!

 

Фотолар 5 хастаханәнең матубгат бүлеге хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев