Яңа ел алды киеренкелегеннән ничек котылырга?
Декабрь азагында сөенер, бәйрәм алды кәефен сизәр урында сезне борчу, ару, ачу килү, хәлсезлек биләп аламы?
«Тизрәк үтеп китсен иде инде бу бәйрәмнәр» – дигән уйлар киләме? «Белегез, сез ялгыз түгел», – ди белгечләр. Ни өчен ел ахырын без шундый авыр итеп кабул итәбез соң? Хәлебезне җиңеләйтеп буламы? Әлеге сораулар белән гаилә психологы Валерия Юсуповага мөрәҗәгать иттек.
Ел азагында күзәтелә торган халәтне психологлар «Яңа ел алды синдромы» дип атый. Аның кайдан килеп чыкканын һәм бу хәлдән чыгу юлларын аңларга тырышып карыйк.
Бәйрәм шатлык һәм ял чыганагы булырга тиеш кебек, ә ул еш кына стресска әйләнә. Ни өчен шулай соң?! Моның сәбәпләре бар, аларны аңласак, үз хәлебезне контрольдә тота алабыз.
Гадәт буенча, кемдер кәгазьгә язып, кемдер башында гына булса да елга йомгак ясый: нәрсәләрне эшләргә өлгердек, ә кайсы эшләр планда гына калды. Һәм менә шушы тормышка ашмаган пунктлар турында уйлаганда еш кына үзебезне гаепле итеп тоябыз, борчылабыз.
Елның соңгы көне җиткәнче күлмәк тә алырга, корпоративка барып кайтырга, бүләкләр сатып алырга, табынга әзерлисе ашларны уйлап куярга, өйне җыештырырга кирәк һ.б. – кичектереп булмый торган эшләр исемлеге тау кадәр җыела, ә барысына да вакыт, көч һәм акча җитми. Безнең бәйрәмне балачактан ук күзаллаган яки матур журналлардан, интернеттагы видеолардан күргән «идеаль» рәвештә үткәрәсебез килә, ләкин чынбарлык еш кына бу образга туры килеп җитми. Ә бу исә кәефне төшерә.
Таныш-белешләр: «Бәйрәмне кайда үткәрәсең?» – дип сорый. Тик, ни сәбәпледер, алар сине уйлап, сине кайгыртып сорамыйдыр, сине тикшерә кебек – мактанырлыгың бармы, янәсе. Ә кәеф булмаганда, матур киенәсе дә, күңел ачасы да килми шул, андый чакта бу авыр эш сыман.
Дөресен әйткәндә, бәйрәм урынына без катлаулы, тиз арада башкарылырга тиешле һәм күп өметләр баглаган зур проектка алынабыз. Ел ахырына организмның ресурслары болай да беткән була, ә монда тагын бер «Яңа ел» проекты көтә.
Бу стресстан котылу юллары нинди соң?
1. Киеренкелектән котылырга тырышыгыз, үз-үзегезне кумагыз. Бәйрәм идеаль түгел, ә яхшы, күңелле булса да ярый. Биш салат урынына икене генә әзерләргә буламы? Була. Бүләкне матур итеп төрмичә, пакетка гына салырга буламы? Була. Иң мөһиме – бүләк бирелдеме? Бирелде. Үз-үзегезне «ашау»дан туктагыз.
2. Барысын да соңгы көнгә калдырмагыз. Эшләрне атналап бүлеп куегыз.
3. Һич икеләнми ярдәм сорагыз – гаиләдәге һәркем үз эше өчен җавап бирсен. Бүләкләрне интернет-кибет аша кайтартырга, кайбер ризыкларны әзер килеш сатып алырга мөмкин.
4. Үзегезгә сорауларны башкача бирегез. «Нәрсәгә өлгермәдем?» – диясе урында: «Быел нәрсәләргә ирештем? Нинди зур һәм кечкенә уңышларым бар? Нәрсәгә өйрәндем?» – дип сорагыз. Казанышларыгыз исемлеген генә түгел, ә сәламәтлекне кайгырту өлкәсендә, якыннарыгызның ярдәме, сәяхәтләр, күрешүләр, хәтта иртәнге чәй һәм явып, бар дөньяны яктырткан кар өчен дә рәхмәтле булган мизгелләрне искә төшерегез.
5. Бәйрәм ул үзегезне кайгыртыр вакыт – телефоныгызны читкә куеп, чыршы һәм мандарин исенә «чумыгыз», ашыкмыйча гына урам әйләнеп керегез, якыннарыгыз белән җыелышып пилмән бөгегез, күптән укырга хыялланган китабыгызны чыгарыгыз, мунча керегез һ.б.
6. Үзегезгә ял итәргә, вакытны үзегез теләгәнчә үткәрергә рөхсәт итегез. Сез бар бәйрәмнәргә дә чыгарга, бар туганнар белән дә очрашырга тиеш түгел. Иң мөһиме – күңел тынычлыгы. Якынлашып килүче бәйрәм белән!
Сәрия Гарипова сөйләште
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев