Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Көзен иммунитетны ничек ныгытырга

Төп киңәшләр

Көзен вирусларга бирешмәс өчен организмны ныгытырга кирәк. Моның өчен белгечләр аерым киңәшләр бирә.

Дөрес туклану. Рационда җиләк-җимешләр, яшелчәләр, чикләвекләр булырга тиеш. Ризык витаминнарга һәм минералларга бай булырга тиеш. Көненә 1,5-2 литр су эчәргә кирәк, бу организмнан токсиннарны чыгарырга ярдәм итә.

Йокы режимы. Тәүлегенә 8 сәгатьтән дә ким йокламаска. Йокы өчен иң яхшы вакыт  22:00 - 6:00 сәгать аралыгы, бу вакытта организмда мелотонин гормоны эшләп чыгарыла.

Физик активлык. Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү, саф һавада йөрү организмны ныгыта.

Гигиена. Кулларны гел сабын белән юып йөрергә, мөмкинлек булмаса, антисептик куллнырга. Җәмәгать урыннарында булганнан соң, аеруча да.

Җилләтү. Фатирны, эш кабинетын даими рәвештә җилләтеп торырга кирәк. Һава тиешле дәрәҗәдә дымлы булырга тиеш, коры һава булганда вируслар  күзләр, борын, авыз аша җиңелрәк үтеп керә.

Чирле кешеләр булган урында йөрмәскә. Мондый урыннарга барасы булганда маскалар кулланырга кирәк.

Вакцинация. Грипптан прививка авыруны булдырмаска, яки җиңелчә итеп уздырырга булыша.

Салкын тиюнең беренче симптомнары сизелүгә, өйдә калыгыз. Урамга чыкканда һава торышына игътибарлы булыгыз, җылы киенегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек саклау чир