Онкологик авыруларның 10%ы артык авырлыктан барлыкка килә
Симерүне ничек булдырмаска? - Чулпан Мөслихова киңәшләре
Симерү авыруын, артык авырлыкны кисәтү, булдырмау өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:
- Туклану режимын көйләргә. Беренче чиратта, камыр ризыкларын, артык майлы, кыздырылган ризыкларны, шикәрне, баллы газлы эчемлекләрне рационга кертмәгез.
- Идеаль тәлинкә, икенче төрле аны гарвард тәлинкәсе дип атыйлар, методы белән ашагыз. Тәлинкәгезнең 50% ын яшелчәләр һәм җиләк җимешләр, 25% ын катлаулы углеводлар (ярмалар, эре бөртекле оннан пешерелгән ипи, токмач, сирәк кенә камыр ризыгы да ярый, әгәр ул эре бөртекле оннан ясалса һәм майда кыздырылмаса), 25% ын аксым (ит, балык, йомырка, эремчек, бүтәкә, бавыр, йөрәк, үпкә) һәм файдалы майлар (авокадо, чикләвек, зәйтүн мае, җитен мае, исле көнбагыш мае) тәшкил итсен.
- Су режимын саклагыз. Көн буена үз весыгызга 30 млдан исәпләп чиста кайнамаган җылы су эчегез. Һәр ашау алдыннан 30 минут кала 1 стакан су эчеп куегыз.
- Көн буена 3-4 тапкыр гына ашагыз. Кичке ашау белән йокы арасында кимендә 3 сәгать вакыт аралыгы булырга тиеш.
- Хәрәкәтләнегез. Сез күбрәк хәрәкәтләнгән саен калорийлар яна. Ә ябыгуның төп законы ул көн дәвамында ягылган энергия күләме ризык белән кергән энергия күләменә караганда күбрәк булырга тиеш.
Гәүдә авырлыгын тикшерү диагностикасының нигезендә гәүдә массасының индексы (ИМТ -индекс массы тела) дигән төшенчә ята. Ул аерым формула белән исәпләнә: гәүдә ассасын кгнарда бүләбез гәүдә озынлыгының (см) квадратына: гүдә массасы (кг): гәүдә озыклыгы (см2). Нәтиҗәне тикшерәбез:
• 18,5–24,9 - нормаль гүдә массасы;
• 25–29,9 - артык авырлык;
• 30–34,9 – симезлекнең 1 нче стадиясе;
• 35–39,9 - симезлекнең 2 нче стадиясе
• 40 тан артса- морбид симезлек, ягъни симезлекнең 3 нче стадиясе.
Шушы кечкенә генә кагыйдәләрдән башласагыз да, сез артык авырлыкны киметә барачаксыз һәм сезне симерү авыруы да, аның нәтиҗәсендә барлыкка килгән башка авырулар да читләтеп узачак. Сәламәт булыйк! Үз-үзебезне яратып яшик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев