Татарстанда ике көнлек тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлауга килүчеләр саны югарырак – 57,8 процент.
Дәүләт Думасына сайлауда катнашучылар саны ике көн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 44,38 процент тәшкил итте. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында хәбәр ителә.
Ил территориясендә соңгы сайлау участоклары Мәскәү вакыты белән 21.00 сәгатьтә ябылды.
Татарстанда ике көнлек тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлауга килүчеләр саны югарырак – 57,8 процент. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр өч көн дәвам итәчәк. Республиканың барлык территориясендә сайлау участоклары 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр ачык.
Нет комментариев