Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев хәбәр иткән.
РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның беренче нәтиҗәләре бүген, 20 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 21:00 сәгатьтән соң билгеле булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев хәбәр иткән.
«Думага сайлауларның беренче нәтиҗәләре барлык сайлау участокларында тавыш бирү тәмамланганнан соң билгеле булачак. Калининград өлкәсендә участоклар Мәскәү вакыты белән 21:00 дә ябылачак», – диде Булаев.
IX чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлау һәм алар белән берләштерелгән кампанияләр 18 сентябрьдә башланып китте. Ил буенча барлыгы 20,7 мең депутат мандатын һәм сайланулы вазифаларны алмаштыру күздә тотыла.
Тавыш бирү өч көн дәвам итә. Республиканың барлык территориясендә сайлау участоклары 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр ачык. Татарстанда килүчеләр саны 15.00 сәгатькә 50 проценттан артып киткән.
Нет комментариев