Чаллыда чираттагы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чираттагы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

12 муниципаль районыннан 19 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде.

Чаллыда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Авыл хезмәтчәннәре шәһәрнең өч мәйданында – Габдулла Тукай исемендәге яр буенда, «Төзүчеләр» стадионы каршындагы мәйданда, шәһәр ипподромында һәм «Южный» агросәнәгать паркында сәүдә итте.

Ярминкә мәйданчыкларын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Линар Галиев та карады.

Чаллылылар өчен 12 муниципаль районыннан 19 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде. Он, төрле ярмалар, йомырка, икмәк-күмәч, кондитер эшләнмәләре, ит, сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе сатылды. 

«Төзүчеләр» стадионы мәйданында Тукай муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре концерт программасы да әзерләгән иде. Чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 26 сентябрьдә билгеләнгән мәйданчыкларда узачак.

фото: nabchelny.ru сайтыннан.


Нет комментариев