Яңалыклар тасмасы

Чаллыда дөнья һәм Европа чемпионы Фәнис Нуретдинов тавыш бирде

«Спортта да, тормышта да һәр җиңү артында хезмәт, тәртип һәм үзеңә куйган максатка тугрылык тора», - ди чемпион.

Бүген, 20 сентябрьдә, Чаллыда танылган спортчы, армрестлинг буенча дөнья һәм Европа чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры Фәнис Нуретдинов Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде. Шәһәрдәшебез сайлауда катнашуны һәр гражданның үз киләчәгенә мөнәсәбәтен белдерү мөмкинлеге дип саный.

"Спортта һәр җиңү артында хезмәт, тәртип һәм үзеңә куйган максатка тугрылык тора. Тормышта да шулай: битараф калмыйча, үз фикереңне белдерергә кирәк. Сайлауга килү – ил һәм шәһәр тормышында катнашуның бер юлы", – дигән фикердә спортчы. 

Шәһәрдәшебез сайлауларны элек-электән үзенә күрә бер бәйрәм көне буларак кабул итүен дә ассызыклады.

«Биредә мин ветеран дусларымны, хезмәттәшләремне, таныш-белешләремне дә күреп кайтам. Сайлап чыккач, алар белән бергәләп, урам да әйләнеп кайтабыз әле без. Хәрәкәттә – бәрәкәт, шуны онытмаска кирәк», – ди шәһәрдәшебез.

Ул шулай ук яшьләрне актив булырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм җәмгыять тормышыннан читтә калмаска чакыра.


Нет комментариев