Фотобәйгедә икенче автомобиль уйнату нәтиҗәләре исәпкә алынмады
Яңалыклар тасмасы

Фотобәйгедә икенче автомобиль уйнату нәтиҗәләре исәпкә алынмады

«Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсының бүген соңгы көне. Анда катнашу өчен 20:00гә кадәр #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән фотосурәт урнаштырырга кирәк.

«Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсы кысаларында икенче «Sollers ST8» автомобилен уйнату нәтиҗәләре исәпкә алынмады. Моңа конкурс шартлары буенча билгеләнгән таләпләрнең үтәлмәве сәбәп булды. Бу хакта оештыручылар «Татарстан Алга» төркемендә хәбәр итте. 

Уйнатудан соң оештыручылар җиңүче белән элемтәгә керә. Аңа бары 15 яшь булуы ачыклана. Шул ук вакытта катнашучының сәхифәсендә башка яшь күрсәтелгән була. Конкурс шартлары буенча, бүләккә бары тик балигъ булган кешеләр генә дәгъва итә ала. Шуңа күрә әлеге нәтиҗә исәпкә алынмый.

Шулай итеп, икенче автомобиль кабаттан бүген, 20 сентябрь кичендә, өченче «Sollers ST8» белән бергә уйнатылачак.

Исегезгә төшерәбез,  «Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсының бүген соңгы көне. Анда катнашу өчен 20:00гә кадәр #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән фотосурәт урнаштырырга кирәк. Конкурс шартлары буенча гаилә фотосын Татарстандагы сайлау участогы фонында һәм махсус беләзек белән төшерү мөһим. Катнашучыларга 18 яшь тулган булуы шарт. Мәгълүм булганча, автомобильләрдән тыш бәйгедә смартфоннар да уйнатыла. 
 
 


Нет комментариев