Наил Мәһдиев: «Чаллылылар сайлауда актив катнаша»
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Чаллылылар сайлауда актив катнаша»

«Бу – күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге һәм илебезгә хөрмәт белән каравы турында сөйли», – диде мэр.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Татмедиа» агентлыгы тарафыннан Бердәм мәгълүмат үзәгендә оештырылган матбугат очрашуында катнашты. Биредә сайлауның ике көне нәтиҗәләре буенча башлангыч мәгълүматлар хәбәр ителде. Мэр участок сайлау комиссияләренең бердәм эшен билгеләп үтте һәм шәһәрдәшләргә сайлау процессында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Наил Мәһдиев сүзләренчә, 19 сентябрьдә 20:00 сәгатькә шәһәрдә 221 меңнән артык кеше тавыш биргән. Бу – сайлаучыларның 56,46 процентын тәшкил итә. Мэр Чаллы халкының гражданлык активлыгын һәм сайлау участокларына килүен билгеләп үтте.

Сайлаучыларның участокларга килүенә йогынты ясаучы тагын бер мөһим фактор буларак, Наил Мәһдиев Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның сайлауда катнашуын билгеләп үтте. Ул республика территориясендә Дәүләт Думасы депутатын сайлауда федераль исемлекне җитәкли. Әлеге исемлеккә шулай ук Татарстанның хезмәт һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова һәм Россия Герое Александр Лапин кергән.

Наил Мәһдиев шәһәрдәге үзгәрешләргә дә тукталды. «Кешеләр республика җитәкчелегенең ничек эшләвен, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында ишегалларының яңартылуын, юлларның төзелүен һәм ремонтлануын, социаль объектлар һәм җәмәгать киңлекләренең үзгәрүен күрәләр», – диде.

Сайлауның үзенчәлекләре турында сөйләгәндә, Наил Мәһдиев илдәге хәзерге вазгыятьне дә билгеләп үтте. «Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, халык сайлауда узган еллардагы кебек үк актив катнаша. Бу – күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге һәм илебезгә хөрмәт белән каравы турында сөйли», – дип билгеләп үтте.  

Матбугат очрашуында шулай ук «Энергетик» мәдәният сараендагы сайлау участогында Чаллы филармониясенең милли уен кораллары оркестры башкаруында «Яр Чаллы – 400» симфониясенең яңгыравы турында да сүз булды. Мэр бу урынның шәһәр тарихында аерым әһәмияткә ия булуын билгеләп, юбилей елы кысаларындагы мәдәни чараларның сайлау көненә бәйрәм рухы өстәвен әйтте.

Белешмә өчен:  Чаллыда 173 сайлау участогы эшли. Тавыш бирү хокукына 391 меңнән артык кеше ия: Автозавод районында – 131 меңнән артык, Комсомол районында – 110 меңгә якын, Үзәк районда 150 меңнән артык сайлаучы бар.  

фотолар: https://nabchelny.ru сайтыннан


Нет комментариев