Шәһәрдә 173 сайлау участогы эшли.
Бүген иртәнге сәгать 8дә Чаллыда 173 сайлау участогы ачылды. Алар кичке 20:00 сәгатькә кадәр эшли.
Шәһәрдә 391 меңнән артык сайлаучы тавыш бирү хокукына ия. Аларның 220 меңнән артыгы инде үзләренең конституцион хокукыннан файдаланып, тавыш биргән. Бу – барлык сайлаучыларның 56 проценттан артыгы.
«Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы мәгълүматларына караганда, 19 сентябрьдә сәгать 20:00гә Татарстанда сайлаучыларның 57,8 проценты тавыш биргән.
Нет комментариев