Фотоконкурста җиңгәнен аңа иптәш кызы шалтыратып әйткән.
Шәһәрдәшебез Айсылу Хәкимуллина - «Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсында смартфон откан 23нче кеше. Аңа 32 яшь, ул КАМАЗның пассажир транспорты бүлегендә эшли, тормыш иптәше Фазыл белән кызы Амелияне тәрбияли. РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайларга 18 сентябрь көнне барган.
– Пропискам – әти-әниләр яшәгән урында, шуңа сайлау участогына барганчы, аларга кереп чыктым. Әтием Рәдис белән бергә барырга булдык. Ул пенсиядә булса да беркайчан да сайлауларны калдырмый. Үзем укыган 17нче мәктәптә тавыш биргәннән соң, фотога төштек, Вконтактега урнаштырдым. Алдан ук конкурс шартлары турында игътибар белән укыган идем, барысын да төгәл башкарырга тырыштым.
Дөресен генә әйткәндә, ул көнне дә, кичә дә җиңмәгәч, оныткан идем. Бүген иртән иптәш кызым Лилия шалтырата : “Син җиңдеңме әллә?” ди. “Юктыр” , дим, ышанмадым. Интернетка кереп эзләгәч, мәгълүмәтне тапкач кына ышандым. Бик нык сөендем, әлбәттә, эмоцияләр әле һаман да көчле, чөнки минем беркайчан да бер нәрсә дә отканым юк иде. Тормыш иптәшем белән кызымны да йокыдан шул шатлыклы хәбәр белән уяттым, – дип уртаклашты Айсылу.
Откан бүләген ул киләсе атнада Казанга барып алачак.
Нет комментариев