Табиблар 111 яшьлек әбинең күзләрен ачкан
Сәламәтлек

Табиблар 111 яшьлек әбинең күзләрен ачкан

Бу хакта “РИА Новости” төбәк хөкүмәте мәгълүматларына таянып яза.

Хабаровск крае табиблары, 111 яшьлек әбигә катаракта буенча операция ясап, күрү сәләтен кире кайтарган.

Мария Огиенко дигән әби бу. Мария Пахомовна әле бер-ике ел элек кенә үзе газета-китаплар укыган, тик соңгы вакытта күзләре нык начарайган. Узган ел азагында күз табибларына мөрәҗәгать иткән. Белгечләр катаракта диагнозы куйган. Бик өлкән яшьтә булуына карамастан, күзнең хрусталигын алыштыру операциясе уңышлы узган.

 “Медицина өлкәсендә гади очрак кына түгел, бәлки заманча хирургиянең яшь чикләрен белмәвен аңлата бу”, – дип басым ясап әйтелгән хөкүмәт хәбәрендә.

«Ватаным Татарстан» 

газетасы

https://vatantat.ru/news/tabiblar-111-iaslek-abinen-kuzlaren-ackan-112272

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


булмас димә сәламәтлек саклау

Нет комментариев