Беренче сәяхәт һаман истә
Беренче тапкыр машина алгач, диңгезгә барырга булдык.
Балалар кечкенә – берсенә 3, икенчесенә 9 яшь. Юлда кирәк-яракларны алдык, арткы утыргычка ике мендәр салдык, кулга карта алып, юлга кузгалдык.
Юл буена теләп бардым. «Аллаһым, исән-сау алып бар, исән-сау алып кайт», – дип сорадым. Бераз үткәч, безнең машина ватылды. Бәхеткә каршы, юл буенда машина ремонтлау остаханәләре бар икән. Запас частен дә табылып, машинаны төзәтеп бирделәр.
Адыгеяга барып җиткәндә, караңгы төшкән иде инде. Туктап ял итәргә дип, кунакханә эзләп таптык. Балаларны йоклатып, үзебез дә йокларга яттык, ләкин йоклап булмады. Черки күп анда. Ирем булса да йокласын дип, өстеннән черкиләрне куып чыктым. Тагын рульдә барасы бит.
Иртән торып, тагын юлга кузгалдык. Диңгезгә ерак калмаган иде инде. Серпантиннар аша үтеп, ниһаять, барып җиттек. Геленджикка кергәндә үк кешеләр фатир, өй тәкъдим итеп торалар. Бераз эчкәрәк үтеп, бер өйгә тукталдык. Бер катлы, бәләкәй генә йорт. Хуҗалар җәйгелеккә килүчеләргә биреп, үзләре башка җирдә яшәп торалар. Паспортларны алып, тиз генә теркәп килде хуҗа хатын.
Ял башланды – диңгезгә төшеп киттек, беренче тапкыр тозлы суда коендык. Пляж ташлы иде. Машина кулда булгач, комлысын эзләп, икенче җиргә бардык. Аквапаркта булдык, фотоларга төштек. Дельфинарийгә кердек, балаларга бик ошады. Паркта карусельләрдә йөрдек. Бу сәяхәтне хәзер дә сагынам әле.
Фото: гаилә / сурәт ясалма интеллект иҗаты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев