Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Бакчадагы бөтен үсемлеккә ярый торган ашламаны ничек ясарга?

Аны сезонга өч тапкыр кертергә кирәк.

Бакчадагы барлык үсемлекләр – яшелчәләр дә, агачлар да ярата торган бер ашлама бар. Ул чүпрә белән ясала. Бу хакта киңәшләр сайтында хәбәр ителә.

Чүпрәле эремә тамыр ясалышына да, яшел өске өлеше үсүгә дә ярдәм итә, иммунитетны ныгыта. Ул помидорга, кыярга, баклажанга, борычка, җиләккә, агачлар һәм куакларга ярый. Аны сезонга өч тапкыр кертергә кирәк.

10 литр җылы суга 100 грамм чи чүпрә, 5 аш кашыгы шикәр комы салып, яхшылап болгатыгыз. Аннары бу эремәгә 0,5 литр коры агач көле салыгыз да 2 сәгать төнәтегез. Тавык тизәге булса, 0,5 литр чамасы аны өстәргә була.

Барлыкка килгән концентратны чиста килеш кулланырга ярамый. Аны 1:5 чагыштырмасында чиста суга кушарга кирәк. Шушы эремәне бакчадагы барлык үсемлекләрнең төбенә сибеп чыгыгыз, диелә хәбәрдә.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт