Шәһәрдәшебез, бакчачы Халидә Мәксүтова бакча җиләген ашлар вакыт җиткәнен искәртә. «Бу эшне иртә яздан, кар эреп бетүгә башкарырга кирәк. Апрельдән дә соңга калмау зарур.
Бу чорда җиләккә азотлы тукландыру кирәк. 10 л суга бер шырпы кабы карбамид (мочевина) кушып эретеп сибәргә була. Һәр төпкә 0,5әр л эремә сибәләр.
Беренче чәчәк бөреләре күренүгә 1 квадрат метрга 1 стакан исәбеннән көл белән тукландырырга кирәк. Өченче тукландыру чәчәк ата башлагач башкарыла: 10 л суга 5 г бор кислотасы кушып, өстән сиптерәләр. Ул җиләкнең тәмен яхшырта, бөҗәкләрне куркыта, гөмбәле авыруларны кисәтү чарасы булып та тора», – ди ул.
Тәҗрибәле бакчачы киңәшен тыңласагыз, мул итеп җиләк уңышы алырсыз.
Нет комментариев