Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Бакчачы Гүзәлия Шәйгарданова: «Үсентеләргә кычыткан суы әчетеп сибәм»

«Бакчабызда борыч, помидор, кишер, суган, чөгендер  гөрләп үсә»,- ди ул.

Шәһәрдәшебез, лаеклы ялдагы укытучы Гүзәлия Шәйгарданова бакча сезонын зарыгып көтә. «Бакчада эшләргә бик яратам, шуннан күңелемә рәхәтлек алам», –  ди ул.

Гүзәлия ханым чәчәкләр үстерергә ярата. Петунияләрне үз итә ул. Үсентеләрен өф-өф итеп, кадерләп үстерә. Быел да 40ка якын петуниясе бар. Аның бакчасын кашкарыйлар, төрле төстәге ромашкалар, пионнар һәм тагын бик күп чәчәкләр бизи.

«Бакчабызда борыч, помидор, кишер, суган, чөгендер  гөрләп үсә. 80 төп помидор утыртам. Өч баламның гаиләсенә, үзебезгә җитә. Төрле-төрле салатлар, соклар ясыйбыз, әрәм итмибез. Аллаһка шөкер, ел саен барыбызга да җитәрлек уңыш алабыз.   Бернинди ашлама кертмим дисәм, дөрес үк булмас. Үрентеләргә башта кычыткан суы әчетеп сибәм, аннары «Атлет» дигән препарат белән тукландырам. Тирес кертеп, теплицага утыртач, ике атна узгач гумус препараты (аны 40 литрлы мичкәдә әзерлибез) белән тукландырам. Җир дымлы булырга тиеш, аннары гына помидорларга 10 литр суга 700-800 грамм  гумус исәбеннән, файдалы су сибәбез. Июнь башларында тагын шулай сибәм. Яшь барган саен тәҗрибә арта, татлы борычларны сирәк утыртырга ярамый икән», – ди ул.

Гүзәлия ханымның тагын бер шөгыле бар. Ул фатирындагы яран гөлләрен язын бакчага алып барып утырта. Рәхәтләнеп үсәләр икән. Август аенда өйдә үстерү өчен ботакларын ала. «Яраннарымны бик яратам. Стресс кичергәндә аларны иснәргә кушалар бит», – ди ул.

Язмам герое, көннәр җылытса, 9 майдан соң помидор үрентеләрен теплицига утыртырга җыена. Алар бакчаларын бик яраталар. «Җәй көне оныклар белән мәш киләбез. Бабалары бассейн ясап куя. Беренче сыйныфка баручы Сәетебез безгә хәленнән килгәнчә  булыша да.  Казаннан кайтканнарын да эшкә өйрәтәбез, саф һавада  рәхәтләнеп уйныйлар. Гомумән, бакча сезоны – гаиләбезнең яраткан чоры», – ди ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча билет ташлама дача пенсионер бакчачы